Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Үзе матур, үзе мәрхәмәтле – ул минем укытучым!

Карабаш халкы һәр көнне иртән сәгать 5тә автовокзалга ашыгучы Ләлә Шәйхи кызы Нәҗметдиновага сокланып карый. 53 ел гомерен балалар укытуга багышлаган мөгаллимәбез, Аллага шөкер, бүген дә сафта. 1962 елдан 2010 елга кадәр Карабаштагы 1 нче һәм 2 нче урта мәктәпләрдә укытып, үзенә алмаш әзер булуга, урынын яшьләргә тапшырган укытучы, Әлмәт...

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.
Карабаш бистәсе.
Фото - язма героеның гаилә альбомыннан.
Каян килә соң аңа мондый фидакарьлек, үз һөнәренә һәм укыта торган фәненә җаны-тәне белән бирелгәнлек? "Әтием Шәйхи Шиһап улы сугыш ветераны иде, "Сталинград оборонасы өчен" медале, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Тыныч тормышта ул агроном булып эшләде. Өйдә чагында безгә гел үсемлекләр турында сөйли торган иде. Ә әнием Кәшифә Хәбибулла кызы - укытучы, аның теленнән мәктәп төшми иде", - дип искә ала язмабыз герое бу сорауга җавап биреп.
Ләлә Шәйхи кызының тормыш биографиясе һәр совет кешесенеке кебек гади. 1945 елның 25 гыйнварында туа. Лениногорск шәһәрендә укып, 1962 елда урта белемле була. Шул ук елны Карабаш 1 нче урта мәктәбендә пионервожатый булып эшли башлый. 1964 - 1969 елларда, читтән торып, Казан дәүләт педагогия институның биология факультетында укый. 1967 елдан Карабаштагы 2 нче урта мәктәптә биология фәнен укыта. 1975 елда КПСС сафларына кабул ителә. 1977 елда 9 нчы сайлау округыннан Карабаш посёлок Советына депутат итеп сайлана. 1991 елда "Өлкән укытучы" исеме бирелә. 1998 елның 14 октябрендә "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнә. 2007 елда 1 нче квалификацион категорияле укытучы дәрәҗәсенә лаек була. Менә шушы коры статистика эченә Ләлә Нәҗметдинованың күпме тырышлыгы, сабырлыгы, иҗади хезмәте һәм кешелеклелек сыйган!
Мөгаллимә эшенең күркәм нәтиҗәсе булып, укучыларның биология фәненнән олимпиадаларда җиңүе, бу фән буенча имтиханнарны уңышлы тапшырып, авыл хуҗалыгы, медицина институтларына, шушы юнәлештәге башка уку йортларына керүләре тора, билгеле.
Ләлә Шәйхиевна төрле елларда укыган укучыларының язмаларын бүген дә кадерле ядкарь итеп саклый. Менә шуларның берсе, кайчандыр 8 "В" сыйныфы укучысы Г. Имәтова язган сочинениедән бер өзек: "Укытучы Л.Ш. Нәҗметдинова мине туган җиребезне, табигатебезне яратырга өйрәтте. Биология бүлмәсен генә карагыз! Нинди генә үсемлекләр үсми анда! Андыйлар бөтен Карабашта юк!
Ә класс бүлмәсе нинди матур итеп бизәлгән! Укытучыбыз үзе дә матур, мәрхәмәтле һәм хезмәт сөючән безнең. Биология фәне - минем иң яраткан дәресем ул".
Ә бит язмыш аны башыннан сыйпап тормаган. 17 яшендә үк әтисез кала. Алга таба үзенең улын ялгызы гына үстерергә туры килә. Марат бүген нефтьчеләргә хезмәт күрсәтә, эшеннән мактау сүзләре генә ишетелеп тора. Хезмәт ветеранының тагын бер куанычы - оныгы үсеп килә.
Язмабыз герое Ләлә Шәйхи кызы Нәҗ-метдинованың бу көннәрдә олы юбилее якынлаша. Шундый чорда аны яраткан, хөрмәт иткән якын кешеләре, дуслары, хезмәттәшләре һәм укучылары булу нинди бәхет! Без дә аны ихлас котлыйбыз. Юбилее уңаеннан ишетә торган барлык котлауларга кушылып, аңа бары тик сәламәтлек, хәерле гомер, шатлыклар гына телибез.
Рәсемдә: сыйныф җитәкчесе Ләлә апа (сулда) укучылары белән. 2014 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса