Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Юксыну

2012 елның 9 июлендә Казан-Оренбург трассасының 270 нче километрында булган юл һәлакәте Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында туып-үсеп, Бөгелмә шәһәрендә гомер иткән Ландыш Азат кызын арабыздан мәңгелеккә алып китте. Аның турындагы якты хатирә-истәлекләр безнең күңелләрдә сакланыр. Ландыш бәете Бисмилламны әйтеп башлыйм Бу бәетнең башларын, Бәгырькәем, Ландышкаем, Сиңа дип багышладым. Чәчкә...

2012 елның 9 июлендә Казан-Оренбург трассасының 270 нче километрында булган юл һәлакәте Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында туып-үсеп, Бөгелмә шәһәрендә гомер иткән Ландыш Азат кызын арабыздан мәңгелеккә алып китте. Аның турындагы якты хатирә-истәлекләр безнең күңелләрдә сакланыр.

Ландыш бәете
Бисмилламны әйтеп башлыйм
Бу бәетнең башларын,
Бәгырькәем, Ландышкаем,
Сиңа дип багышладым.

Чәчкә кебек яшь чагыбыз,
Әле яши башладык,
Дөнья куып алданмадык,
Булганына куандык.

Кечкенәдән бергә үстек,
Әниләрне тыңладык.
Җиз кыңгырау чыңлаганда
Якты уйлар уйладык.

Күз сирпеп каравың җитте
Бозларны эретергә,
Яраланган күңелләрне
Яңадан терелтергә.

Кеше өчен үлеп тордың,
Ярдәм иттең, булыштың.
Авыр сүздән гел сакладың,
Керсез, намуслы булдың.

Авыр чирләр килә икән
Һич көтмәгән чагында.
Тырышып-тырмашып үттең
Башыңа төшкәч, барын да.

Иренмәдең һичбер вакыт,
Яшәү өчен көрәштең...
Урмандагы карт наратны
Кочып, ниләр сөйләштең?..

Телефоннар шалтырагач,
Сөенеп кулга алдык.
Көтмәгән хәбәр ишеткәч,
Тораташ катып калдык.

Елмаеп җавап бирдек шул:
- Ландыш, хәлең ничек? - дип.
Руслан улың өзелеп әйтте:
- Әнием бүтән юк... - дип.

Казан юлын күпме тапкыр
Алга-артка үттең син,
Һәрбер таңны ышаныч белән,
Өмет белән көттең син.

Сизенгән булган күңелең,
Тик тәкъдирең җитмәгән.
Яман чир алып китмәде,
Харап булдың бүтәннән.

Хастаханә бүлмәләре,
Ак икән түшәмнәре...
Күпне кичергән хатынны
Язмыш ник өзгәләде?

Йөрәккәем үрсәләнә,
Ышанырга теләми.
Янәшәмдә гел торасың,
Ничектер моңсуланып.

Токмачлы ашлар пешердек,
Сине искә төшердек.
Өйләреңдә хуҗа булдык,
Рөхсәтсез инде йөрдек.

Килеп керерсең кебек:
- Нишләп йөрисез? - диеп.
Песиең тып-тын утыра
Биргән ризыгың көтеп.

Гүзәлия үксеп елый,
Әйтеп соңгы сүзләрең:
- Әзерләрсең кичкә табын,
Мин дә кайтып житәрмен...

Авыр хәбәр генә килде
Тетрәндереп җаннарны,
Вакыт кинәт туктап калды,
Дөнья әллә нишләде..

Эшләнмәгән эшләр калды,
Сөйләшмәгән сүзләрең...
Хәләлеңә бигрәк авыр
Кайтып кергәч кичләрен.

Туганнарың, киленнәрең,
Сеңелләрең җыелган.
Оныкларың сине көтеп,
Рәсемнәр ясап куйган.

Урыннарың оҗмахларның
Якты җирендә булсын,
Без укыган хәер-дога
Көч-куәт биреп торсын.

Бакчаңдагы агачларың
Җимеш биреп утыра,
Сине көткәндәй капкада
Яулыгың эленеп тора…

Сине сагынып, юксынып,
дустың-авылдашың
Илмира ЯГЪФӘРОВА (ХАҖИЕВА).
Бөгелмә, 2012 ел.

Синең хатлар

Хатларыңны җыеп бардым синең
Сагынганда алып укырга.
Тик язмаган Ходай Тәгалә миңа
Синең белән бергә булырга.

Алмагачлар язын чәчәк ата
Парлы күбәләкләр килгәнгә.
Ак чәчәктәй саф күңелем сине
Юксынганда миңа нишләргә?

Хуш исләрен сибә шомырт тирә-юньгә
Исләремә сине төшерә.
Минем кебек сөйгән ярын көтеп,
Кем икән соң тагын тилмерә?

Сандугачкай җырын җырлаганда
Хатларыңны укыйм сагынып.
Канатларым булса, сандугачтай
Кайтыр идем сиңа очынып.

Җәйге җилләр иркәләнеп исә,
Назлап кына үбә битемнән.
Әйтче, иркәм, шушы назлы җилләр
Хәбәр булып исәме синнән?

Хатларыңны җыеп барган идем,
Учагыма куям янарга.
Юкка гына хыялланам икән,
Кирәк миңа нокта куярга.

Учак яна... Синең хатлар яна,
Җылыта алмый минем йөрәкне.
Эзләсәм дә, таба алмам, ахры,
Җир йөзендә синең кебекне.

Язган хатларың да юк бит хәзер
Сагынганда алып укырга.
Яшь гомерем заяга узмасын,
Башка ярлар кирәк табарга.

Кулларыма хат бирделәр бүген,
Ышанмадым, ләкин ул синнән.
"Сине генә яратам мин, иркәм,
Кайтам, - дигәнсең, - көтсәң".

Гөлназ БИЛАЛОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса