Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Язларны сагынып…

Күңелләргә нурлар өстәп килә Менә тагын матур язларым, Яшәртә күк мине яшь чактагы Онытылмас яшьлек назларым. Яшәү ямен алып килә язлар Галәмдәге һәрбер кешегә, Язлар дәва бирсен авыруга Сулар сибеп яшәү көченә. Туган илем, артсын байлыкларың, Тыныч булсын иде дөньялар, Яз аенда яуган энҗе карлар Игеннәргә булсын шифалар. Гөрләвекләр белән...

Күңелләргә нурлар өстәп килә
Менә тагын матур язларым,
Яшәртә күк мине яшь чактагы
Онытылмас яшьлек назларым.

Яшәү ямен алып килә язлар
Галәмдәге һәрбер кешегә,
Язлар дәва бирсен авыруга
Сулар сибеп яшәү көченә.

Туган илем,
артсын байлыкларың,
Тыныч булсын иде дөньялар,
Яз аенда яуган энҗе карлар
Игеннәргә булсын шифалар.

Гөрләвекләр белән
килер язлар,
Узган балачакны хәтерләтеп.
Нигә һәрбер кеше көтеп ала
Кыш буена язны әзерләнеп?!

Озаклама, кил син, озаклама,
Галәм көтә сине, Яз ае!
Һәммәсе дә:
өлкәннәр, сабыйлар
Сине сагынып көтә, бел аны!
Мөбәширә ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса