Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңалыклар

Хезмәткә хөрмәт Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытудагы казанышлары өчен Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының юридик бүлек башлыгы Розалия Рәфыйк кызы Софинага "Татарстан Республикасының атказанган юристы" дигән мактаулы исем бирелде. Безнең студентларга сорау зур Бүгенге көндә Бөгелмә педагогия көллияте алдынгы уку йортларыннан санала. Аны тәмамлап чыгучыларны республикабызда гына...

Хезмәткә хөрмәт

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытудагы казанышлары өчен Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының юридик бүлек башлыгы Розалия Рәфыйк кызы Софинага "Татарстан Республикасының атказанган юристы" дигән мактаулы исем бирелде.

Безнең студентларга сорау зур

Бүгенге көндә Бөгелмә педагогия көллияте алдынгы уку йортларыннан санала. Аны тәмамлап чыгучыларны республикабызда гына түгел, аннан читтә дә эшкә бик теләп алалар.

Яшь белгечләр үз белемнәрен күтәрүне Татарстанның әйдәп баручы югары уку йортларында уңышлы гына дәвам иттерәләр.
7 декабрь көнне Бөгелмә педагогия көллияте базасында белгечләргә белем бирү программалары буенча әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү төзү өчен Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга шәһәре филиалы директоры Е.Мерзон һәм уку-укыту эшчәнлеге буенча директор урынбасары, доцент А.Кавиев белән очрашу булып узды. Хәзер икенче елдан көллият студентлары кыскартылган программа буенча биредә бюджет нигезендә белемнәрен күтәрә алачаклар.

Алинә Универсиадага барачак

Бөгелмә педагогия көллияте базасында 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья Универсиадасында "Наградная группа" юнәлеше буенча волонтерлар сыйфатында катнашуга кастинг узды.

Кызларны бу югары форумга "Мисс Татарстан" Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова һәм спорт презентацияләре бүлеге баш белгече Наталья Кәримова составындагы бик тә мәртәбәле жюри сайлады. Кастингта Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәрләреннән җәмгысе 8 кыз катнашты, аларның 4есе - Бөгелмә педагогия көллияте студентлары. Шуларның берсе - Алинә Бәдретдинова Универсиадада безнең шәһәрне һәм үзенең уку йортын яклауга хокук бирә торган сертификатка ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса