Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Урман даруханәсе

"Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тер­кнәкләндерү үзәгендә тәрбия­лә­нүчеләр дару үләннәре турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр.

Елена СТАРОСТИНА,
үзәк директоры.

Тәрбияче Светлана Семенова чираттагы дәресләрнең берсендә ромашка, тузганак, бака яфрагы үләннәрен һәм чәчәкләрен тормыштагы төрле ситуацияләрдә дәвалану максатында ничегрәк кулланырга мөмкин икәнлеге турында сөйләде.

Бу үсемлекләр белән балалар паркка экскурсиягә баргач таныштылар.

Дару үләннәренең файдасы турында белеп алгач, балалар алар турында бар белгәннәрен рәсем, шигырь, хикәя рәвешендә эшләп, "Яшел урман даруханәсе"нә багышланган бер альбом ясарга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Экскурсиядән кайтуга, ашханәдә балаларны үзәк бакчасында үзләре тәрбияләп үстергән карлыган, кура җиләкләре яфраклары салып кайнатылган хуш исле һәм шифалы фито-чәй көтә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: балалар урман