Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

“Тулпар”ның тәүге җиңүе

Татар мәдәният үзәгендә эшләп килүче халык театрының "Тулпар" яшьләр төркеме 15 октябрь көнне Казан шәһәрендә узган ХVI "Өмет ярлары" дип аталган халыкара фестиваль- конкурста катнашып, II дәрәҗә лауреат исемен алып кайтты.

Ф.ВӘЛИЕВА.
Бөгелмә шәһәре.

Флюра Шәрипова җи­тәкләгән бу яшь талантлы коллектив Т.Миң­нуллин әсәре буенча куелган "Моңлы бер җыр" спектакленнән өзек күр­сәтте. Муса Җәлил образында Эдуард Гафиятуллин, аның белән бер камерада үлем җәзасы көткән әсир-тоткыннар ролен шәһәребезнең төрле уку йортларында укучы талантлы егет­­ләребез, спектакльне алып баручы шагыйрәне 14 нче татар гимназиясе укытучысы Гөлнара Солтанова уйнады.

Жюри рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы эксперты, Мәскәү шәһә­ренең мәдәният комитеты рәисе, шагыйрь һәм композитор Иосиф Михайлович Рогаль "Тулпар" яшьләр төркеме чыгышына зур бәя бирде: "...шундый зур патриотик эшне оста башкаруыгыз өчен олы рәхмәтемне белдерәм", - диде үзенең чыгышында. Тамаша залында утыручы Нефтеюганск, Ижевск, Коминың Ухта шәһәреннән, Ростов-на-Дону, Казан, Чаллы, Свердловск, Мәскәү һәм башка бик күп шәһәр һәм өлкәләрдән килгән яшьләр, татар телен аңламасалар да, безнең егетләребезнең чыгышын тын да алмыйча, зур кызыксыну белән карадылар һәм алкышларга күмделәр.
Халыкара фести­валь­­­дә мондый зур җиңү - Бөгелмәбез өчен зур дан һәм дәрәҗә.

Рәхмәт, "Тулпар" егет­ләре! Театр сәнгатенә булган мәхәббәтегез тормышыгызда яңадан-яңа җиңүләргә илтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: театр спектакль тулпар