Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Үткән гасыр Сабан туйларыннан

Көрәшче Шиһап Яшь чагында бик таза егет булган Шиһабетдин Мәрҗани тирә-юньдәге авыл Сабан туйларында көрәшеп, үзен "Көрәшче Шиһап" итеп таныта. Авылдашлары - ташкичүләр аның белән бик горурланганнар, күрше авылларда Сабан туйлары, яисә җыеннар булганда, атасы Баһаветдин хәзрәттән сорап, үзләре белән Шиһапны да җибәрүне үтенгәннәр (чит авыл батырларын егып, күңел ачып...

 

Көрәшче Шиһап

Яшь чагында бик таза егет булган Шиһабетдин Мәрҗани тирә-юньдәге авыл Сабан туйларында көрәшеп, үзен "Көрәшче Шиһап" итеп таныта. Авылдашлары - ташкичүләр аның белән бик горурланганнар, күрше авылларда Сабан туйлары, яисә җыеннар булганда, атасы Баһаветдин хәзрәттән сорап, үзләре белән Шиһапны да җибәрүне үтенгәннәр (чит авыл батырларын егып, күңел ачып йөрер өчен). Яшь алып үзе дә моңа каршы килмәгән, бары тик авылның диндар картлары гына: "Мужиклар белән көрәшеп йөреп, имгәнеп бетә инде", -- дип, мондый шуклыкларны өнәп бетермәгәннәр. Әмма сәламәт табигатьле Мәрҗани алар сүзенә колак салмаган, Сабан туйларында көрәшүен дәвам иткән. Бервакыт, 19 яшьлек чагында, ул тирә-якта "Ибрай батыр" дип даны таралган мәшһүр көрәшче белән бил алышып, Ибрай батырны җиңүгә ирешә һәм шуның белән авылдашларын таң калдыра.

 

Коллыкны яратмаган

Ташып торган энергияле Шиһабетдин көрәш мәсьәләсендә үз кагыйдәләрен булдыра. Әйтик, ул егылганнар белән түгел, егучы баһадирлар белән көрәшүне яраткан. Үзе бер тапкыр еккан кеше белән икенче тапкыр көрәшмәгән. Аңа кадәр башка кешедән егылган белән дә көрәшмәгән. Һәркемнән өстен, һәр җәһәттән беренче булырга күнеккән Мәрҗани үзе батыр кала алмаган Сабан туйларында, билгеле ки, бик начар кәеф белән йөргән.

 

 

Сабан туе бит шәкертләрнеке!

Халык рәссамы Бакый Урманче истәлекләреннән: "Белмим, мәдрәсәләрдә бу шөгыль кайчаннан башлангандыр, ләкин мин белгәннән бирле авыл мәктәпләрендә көрәш белән мавыгу бик таралган иде. Болар арасында гыйлем һәм сәнгать өлкәсендә билгеле булган Габдулла Кариев, Һади Атласи, Зариф Бәшири кебек котлы урын алганнары да бар. Һади Атласи, Зариф Бәшири һәм Буа мәдрәсәсенең башка шәкертләре Күл Черкене Сабан туенда җиңеп, күп сөлге-тастымаллар алуын сабый чагымда үзем күрдем".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса