Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Тормыш юлын – бергә-бергә

15 май - Гаилә көнендә Бөгелмә ЗАГСында озак еллар кулга-кул тотынышып, авыр чакта бер-берсенә терәк булып яшәгән биш парны тәбрикләделәр.

Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.

Замараевлар гаиләсе­нең инде менә 60 еллык тарихы бар. Алар 21 ап­­рель көнне Бриллиант туйларын уздырган. Геор­­­­­­гий Замараев - Бөек Ватан сугышы ветераны, хәләл җефете Нина - тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны. 1952 елда алар гаилә корып җибәрәләр. Бер кыз тәрбияләп үстерә­ләр. Кызлары аларга ике онык бүләк итә, ә оныклары оныкчык алып кайта... Су­гыш елларыннан соң тормышның авырлыкларына карамастан, алар аны ерып чыга алган.

Бу көнне ярты гасыр гомерне бергә кичкән, нәкъ менә 50 ел элек үзләренең мәхәббәтләрен теркәп, гаилә корып җибәргән дүрт пар килгән иде. Гөл­ләрия белән Рәсим Асыловлар Карабаш бис­тәсендә танышып, 1961 елны бергә гомер итә башлыйлар. Ике бала үстерәләр, бүген алар балаларына онык­ларын, оныкчыкларын тәр­­­бияләргә ярдәм итә.

Борис белән Валентина 1962 елның март аенда кайгыда да, шатлыкта да бергә булырга сүз бирә. Шулай итеп, Кузнецовлар гаиләсе туа. Алар бергәләп малай белән кыз үстерәләр. Бүгенге көндә аларны 3 онык һәм 2 оныкчык сөендереп яши.

Матвеевлар гаиләсе 1961 елда туа. Александр белән Мария Бөгелмә шәһәренең кирпеч заводында эшләгәндә танышалар. Бер малай үсте­рәләр, хәзер ике онык тәрбиялиләр.

Нәфисә һәм Риф Йосыповлар (рәсемдә) Башкортстаннан Бөгелмә якларына килеп урнашканнар. Нәфисә ханым күп еллар 2 нче мәктәптә математика укыта, Риф әфәнде "Татнефтегеофизика"да эшли. Икесе дә - хезмәт ветераннары. Алар елмаеп кына тора, бер-берсенең сүзләренә кушылып, ша­ян җавап бирә. "Шулай ярты гасыр бергә гомер кичерүнең берәр сере бармы?" - дигән сорауга да шаярып җавап кайтардылар. "Кем белсен инде аны! Әрләшсәң, була ул!" - ди Риф әфәнде. Нә­фисә ханым да сүзгә кушылды: "Кирегә сөйләп утырма дидем мин сиңа", - дип кө­­­­леп әйтеп куй­ды. "Укып көл­сеннәр әле!" - дип җавап кайтарды ир. Алар шундый шат, тату гаиләдә өч бала тәрбияләп үстерәләр, бүген аларны алты онык сөендерә.

Ярты гасыр гом­ерне бергә үтәр өчен авыр чакта да, шатлыкта да гел янәшә булу, һәрвакыт уртак максат белән, бер­дәм яшәү, ә иң мөһиме, ышану һәм ярату кирәк. Илле ел вакыт узгач та, күп еллар элек бер-берен сайлап ялгышмаганны раслаганнар, ягъни нәкъ үзләренең икенче яртысын тапкан булган алар.

Юбилярларны Бөгел­мә районы башлыгы, шә­һәр мэры Илдус Касыймов тәбрикләде. Аларга бүләкләр тапшырды.

Бу чараның сәбәпчелә­ре үзләренең бергәле­ген-бердәмлеген янәдән журналга теркәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: загс тормыш