Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Татарлардан беренче автомобильдә кемнәр йөргән?

Көндәлек тормышта транспорт мөһим урын алып тора. Гамәли ихтыяҗдан башка, ул кешенең матди мөмкинлекләрен дә күрсәтеп тора. Күп гасырлар дәвамында кеше йөртү һәм йөк ташу кебек эшләрне атлар башкарып килгән. Төрки телләрдә "ат" сүзе башка мәгънәгә дә ия - "кеше исеме". Бу очраклы түгелдер. Телнең үзенчәлеге халыкның холкына да ишарәли....



Көндәлек тормышта транспорт мөһим урын алып тора. Гамәли ихтыяҗдан башка, ул кешенең матди мөмкинлекләрен дә күрсәтеп тора. Күп гасырлар дәвамында кеше йөртү һәм йөк ташу кебек эшләрне атлар башкарып килгән.

Төрки телләрдә "ат" сүзе башка мәгънәгә дә ия - "кеше исеме". Бу очраклы түгелдер. Телнең үзенчәлеге халыкның холкына да ишарәли. Мәсәлән, "ир-ат" сүзен генә алыйк. Чыннан да, тарихи чыганакларны карасак, күп кенә авторлар татарларның бик оста атта йөрүен ассызыклый. Бу сыйфат төрки­ләрнең тарихи үт­кәннәре белән бәйледер. Билгеле ки, күчмә халыклар тормышында атлар зур урын алып торган. Бу традиция халык хәтерендә озак гасырлар буена сакланып килгән. Хәтта закон бозулар да - ат урлау - шушы хайваннарны ярату белән бәйледер. XIX гасырда ат караклары арасында татарлар бик еш очраган. 1880 елларда Уфа губернасын тикшерергә килгән ревизор, сенатор М. Ковалевский Стәр­ле­та­мак шәһәрендә ат каракларының күплеген билгеләп үтә. Бу өяз шәһәрендә мөселманнар саны да күп була, алар Татар бистә­сендә яшәгән. XX гасыр башында Казан өязе татарлары турында язган гыйльми хезмә­тендә табиб А. Сухарев татар­ларның ат урлау гадәте турында болай яза: "Ат урлау алар өчен бер спорт кебек, шулхәтле кызалар һәм туктый алмыйлар, аттан башкасы аларны кызыксындырмый да..."

Русия империясенең төрле төбәкләрендә татар извозчиклары шактый күп булган. Хәтта Николай II патшаның кучеры булып Рязань губернасында татар авылында туып-үскән Сәйфулла Бурнашев дигән кеше хезмәт иткән. Казандагы татар извозчикларын "барабус" дип йөрткәннәр, чөнки клиентларны алар "барабыз" дип сәламләгәннәр.

Төрле шәһәрләрдә сәүдә эше алып барган татар байлары да яхшы атлы экипажлары белән башкалардан аерылып торган. Гомумән, йорт җиһазландырылганнан соң, шәхси транспортка зур игътибар бирелгән. Шуңа күрә бай татар гаиләләрендә берничә ат һәм арбалар тотканнар. Гади генә арба белән бер­рәттән яхшы чана, пролеткалар да булган. Әйбәт экипажның бәясе хәтта йорт хакы белән дә тигезләшкән.

Әмма XIX гасыр ахырында транспортның башка төрләре барлыкка килә: поезд, трамвай, автомобиль, мотоцикл, велосипед. Беренче автомобильләр Европада 1880-90 елларда йөри башлый. Русиядә автомобиль хуҗалары XIX гасыр ахырында күренә, алар саны 1910 елларда аеруча арта. Хәтта төрле шәһәр думалары автомобилистларга кагылышлы кагыйдәләр кабул итә башлый. Мондый кагыйдәләр Уфада да була.

Бу яңа транспортны кайбер татар байла­ры гаилә­ләрендә дә куллана башлыйлар. Мәсәлән, кырым татарлары мәгъри­фәтчесе Исмә­гыйль Гаспарлының кызы - Шә­фыйка Сембер губернасына әнисенең туганнарына кунакка кайтканда аны авто­мобильдә йөр­түләрен язып калдырган. Шәфыйканың бабасы - сембер фабриканты Әсфәндияр Акчу­рин. Күрәсең, әлеге татар бае берен­челәрдән булып машина сатып алгандыр, автомобиль өч ат көченә ия булган. Бу вакыйга 1903 елга кадәр булган. Шәфыйка ханым машинаны төрекчә "араба" дип язып кал­дыр­ган һәм аның иске мо­дельдән икәнен дә әйткән.

Әлбәттә, татар автомобилистлары ул вакытта еш очрамаган. Башка татар бай­ларының тормышына күз салсак, аларның гаиләләрендә автомобиль 1910 елларда күренә башлый. Мәсәлән, 1912 елда казан сәүдәгәре Мөхәмәтҗан Кәримов Гралле фирмасының 30 ат көчле автомобилен сатып ала. Икенче татар бае - Муллагали Яушев Ырынбур губер­насының Троицк шәһәрендә беренчеләрдән булып автомо­бильдә йөри башлый. Сүз уңаеннан әйтеп үтәргә кирәк, сәүдәгәр Яушевлар атлар һәм ат чабышлары белән дә нык кызыксынган. 1901 елда Троицк шәһәрендә ипподром төзү өчен җәмгыять комитетына өч мең сум акча да биргәннәр.
Ырынбур байлары Хөсәе­новлар да бу техник могҗизага беренчеләрдән булып игътибар иткән. 1913 елда алар бу якларга килгән күренекле галим, шәркыять белгече В. Бар­тольдны хөрмәтләп авто­мо­бильдә йөрткәннәр. Гому­мән, татар байлары яшәгән кайсы төбәкне карасак та, аларда автомобильле һәм мотоцикллы кешеләр очрый.

Әмма гади халык тран­спорт­ның яңа төренә җиңел генә күнегеп китмәгән. Машинадан куркучылар да булган. Юкка гына урыслар машинаны "кареты без лошади" (атсыз арба) дип йөртмәгән. Көнбатыш Европада беренче автомобиль проектларын ат башына охшатып ясау очраклары да булган, янәсе, урамдагы экипажлы атлар машиналардан курыкмасын. Атлар белән бер­рәттән кешеләргә дә техник үзгәрешләргә күнегергә бераз вакыт кирәк булган. Ә татарлар элек-электән мондый яңалыкларга бераз шикләнеп караган. Мәсәлән "...җиңги Садыйк кибетенә әллә кем алдап автомобиль китерткән, ди. Шуны языңыз. Кяфер арбалары дин мәсхәрә итә диеңез", - дип көлеп язган 1912 елда Габдулла Тукай.

Шулай да автомобильләр белән кызыксыну елдан-ел арта. Уфада 1907 елда нибары өч автомобиль була. 1914 елда исә губерна үзәгендә шәхси кулланышта 15 машина йөри, тагын 4 автомобиль төрле җәм­гыятьләрдә була. Уфа губернасында бу елларда 25 машина теркәлгән. Уфа шәһәре думасы 1906 елда автомобилистлардан 3 сумлык салым җыя башлый. Күрәсең, шәһәр­дә беренче машиналар шушы елдан күренә. Уфада автомобиль хуҗалары арасында мөселман кешеләре дә бар. Мәсәлән, сәү-дәгәр В. Вахитов 10 ат көченә ия булган "Олдсмобиль" машинасында йөрсә, морза һәм танылган җәмәгать эшлеклесе С. Җан­туринның "Форд"ы 18 ат көчендә була. Шунысы кызык, татар сәүдәгәр­ләрләре тиздән автомобиль кирәк-яраклары белән дә сату итә башлый. 1910 елларда Уфадагы сәүдә йортларында Кәримовлар "Мишлен" фирма­сының автомобиль камераларын һәм шиналарын тәкъдим иткән.

Автомобильләр һәм мотоцикллар татарлар арасында шәһәрдә генә түгел, ә авыл җирендә дә очрый. Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, бу транспорт чаралары армиягә озатыла. Моның өчен шәһәрләрдә махсус автомобиль комитетлары булдырыла. Сәлимгәрәй Җантуринның "Форд"ы сугыш таләпләре буенча армиягә җиберелергә тиеш була, әмма Бәләбәй өязе исправнигы машинаның ватык икәнен ачыклый. Аның хуҗасы 20 июльдә Килем авылыннан Нократ шәһәренә юл тоткан, аннары Петроградка барган. Бер ай сәяхәттән соң автомобиль Бәләбәй өязенә кайта, тик хәрби мобилизация таләп­ләренә яраксыз була.

Татар яшьләре арасында бу чорда мотоцикл яратучылар да очрый. Мотоциклларда 1,5-2,5 ат көче булган.

Ырынбур губернасы Орск шәһәрендә булачак драматург Мирхәйдәр Фәйзи велосипедта йөрүне хуп күргән. Велосипедны ул "яшьлек дустым" дип исемләгән. Мирхәй­дәрнең әти­се сәүдәгәр Хөсәеновларда эшлә­гән, хезмәте мул бәяләнеп килгән, күрәсең, улына велосипед алырга матди мөм­кинлеге булган.

Зур шәһәрләрдә велосипед әллә нинди белмәгән-күрмәгән нәрсә булып исәпләнмә­гән. Төрле шәһәрләрдә велосипедчылар җәмгыятьләре булдырылган. XIX гасыр ахырында ук андый җәмгыятьнең әгъ­залары булып Казанда танылган сәүдәгәр гаиләлә­реннән чыккан Айтуганов, Азимовлар, Екатеринбургта Агафуровлар торган. Пермь шәһәренең велосипедчылар җәмгыяте рәисе итеп 1914 елда сәүдәгәр Ф. Тимкин сайлана. Шунысы кызык, ХХ гасыр башында шәһәр сабантуйларында, традицион ат чабышларыннан башка, велосипедчылар узышлары да оештырыла башлый.

Яңа гасыр могҗизасы - "атсыз арбалар" - Русиядә генә түгел, дөньяда күп халык өчен хикмәтле нәрсә булып торган. Татар ир-атлары яңа транспорт төрләренең файдалы һәм кирәкле икәнен бик тиз аңлап алып, куллана башлый. Пароход һәм поездлар да тиз арада татар халкы арасында үз пассажирларын таба. "Инде татарлар арасында аз вакытта күп нәрсә белдергән осуле җәдиткә инкяр иткән, аз заманда күп җиргә алып бара дип, поездга (ахырзаман алдыннан чыга торган атсыз арбага) утырмаган кешене һичбер таба алмассыз", - дип язган Габдулла Тукай 1906 елда.

Беренче Бөтендөнья сугышы фронтларында хәтта татар летчигы да булган. Абдулла Рәҗәпов сугышка кадәр Мәс­кәүдәге гимназиядә 4 класс бетерә, аның туганнары Сембер губернасы Гурьевка авылында яшәгән. Бу авылда Акчу­риннарның фабрикалары эш­ләгән. Рәҗәповның анкетасында һөнәре итеп "шофер" булуы теркәлгән.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә, XX гасыр башы - татар мәдәнияте чәчәк аткан чор. Әмма искиткеч үзгәрешләр рухи өлкәдә генә түгел, ә көн­күреш тормышны да урап үтмә­гән. Татарның европалашуы нәкъ шул йорт-җир, кием-салым һәм башка вак-төяктән торган. Асылда, яңа заман татары туу XIX-XX гасырлар очрашкан мәлдә - шәһәр күлмәге тектереп, фотоательеда фотога төшеп, автомобиль сатып алудан башлана.

Лилия ГАБДРӘФЫЙКОВА,
тарих фәннәре докторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса