Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Шигърият

Төзәлмәслек яра Төзәлмәслек яра мәңгелеккә Урын алды йөрәк түрендә. Күпме генә яктыртса да кояш, Якты түгел минем күңелдә. Зәңгәр күкне иңләп, кара болыт Матурлыкны кинәт каплады. Аяз көнне кинәт салкын яңгыр Битләремә бозын ташлады. Йөрәк әрни, никтер ярсый һаман, Юата алмыйм һич тә үземне, Сагышларның ачы томаннары Томалады ике күземне....

Төзәлмәслек яра

Төзәлмәслек яра мәңгелеккә
Урын алды йөрәк түрендә.
Күпме генә яктыртса да кояш,
Якты түгел минем күңелдә.
Зәңгәр күкне иңләп, кара болыт
Матурлыкны кинәт каплады.
Аяз көнне кинәт салкын яңгыр
Битләремә бозын ташлады.
Йөрәк әрни, никтер ярсый һаман,
Юата алмыйм һич тә үземне,
Сагышларның ачы томаннары
Томалады ике күземне.
Шуңа күрмим болыннарның ямен,
Тоймыйм чишмә суы салкынын.
Өзелеп көтмим, алар кайтыр диеп,
Сүнгәнгәдер өмет ялкыным.

Озаттыңмы, ана, балаңны?


Озаттыңмы, ана, балаңны
Тагын калды өең күңелсез.
Шушы моңсу, ачы көзләрдә
Нишләрсең соң, ана, беркемсез?
Чәчләреңә, ана, чал кергән
Күзләрең дә моңсу күренә.
"Балаларым кайда минем?" - диеп,
Күзләреңнән яшьләр түгелә.
Син бит, ана, моңсу йөзеңне
Күрсәтмисең алар күзенә.
Ничә еллар буе бала көтеп,
Үзәкләрең бик тә өзелә.
Төшләреңдә күреп уянасың,
Тәрәзәгә күзең саласың.
Йолдызлардан җавап көткән сыман
Өметләнеп карап торасың.
Исләреңә төшә яшь чакларың,
Күз йоммаган озын төннәрең.
Күрәсеңме, ана, сизәсеңме,
Шиңә инде тормыш гөлләрең.
Өзелә инде хәзер үзәкләрең,
Яралана сизгер йөрәгең,
Көне-төне өзелеп көтә-көтә,
Айлар буе ничек түзәрсең?

Озаттыңмы, ана, балаңны?
Сулкылдыйдыр инде йөрәгең.
Балаң өчен үксеп елый-елый
Сукыраймасын иде күзләрең.

Гөлназ БИЛАЛОВА,
9 нчы урта мәктәпнең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Сагынам

Ноябрь ахырларында
Утырам мин өстәл артына.
Сагынудан күз яшьләремне сөртеп,
Язамын шигырь әниләр хакында.
Әнием, бәгърем,
Син эшлисең еракта -
Башкалабыз Казанда.
Сине көтәм, сагынам,
Телефон шалтыраса,
Шундук аңа йөгерәм.
Әнием, елама, кайгырма.
Бел, җаным, туганым.
Һәркөнне Бөгелмәдә
Сине улың көткәнен.

Наил МИНГӘРӘЕВ,
7 нче гимназиянең
5 нче сыйныф укучысы.


Газизем бәйрәмендә

Иртән торам, карыйм тәрәзәгә:
Кояш балкый миңа елмаеп.
Сикереп тордым, урыннарны җыйдым
Әлегә зур эшләр эшләп булмый, юк гаеп.
Шунда әни сүзгә килә:
- Кызым, син дә үсеп җиттең,
Кулга эш тә эләкми, бик сөенәбез,
Бигрәк рәхмәтле сиңа без.
Миңа шулчак рәхәт булып китте
Әнинең бу мактау сүзеннән,
Шатлыгымнан кочып, үбеп алдым,
Апаемның мин күзеннән.

Лилия СИТДЫЙКОВА,
7 нче гимназиянең
4 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: шигырь шигърият