Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

“Пәп итүләр” тутырылган тартма

Риваять. Безнең заманда бөтен уебыз матди байлыкны, иминлекне арттыру турында гына. Халык инде күптән мәхәббәт җылысы, елмаюлар бүләк итү турында онытты дисәк, бер дә ялгышмабыз. Ә юкка түгел микән? Бервакыт әтисе алтын белән йөгертелгән бер рулон кәгазьне әрәм-шәрәм иткән өчен 3 яшьлек кызын бик каты ачулана. Акчага кытлык кичергән чорда,...

 

Риваять.

Безнең заманда бөтен уебыз матди байлыкны, иминлекне арттыру турында гына. Халык инде күптән мәхәббәт җылысы, елмаюлар бүләк итү турында онытты дисәк, бер дә ялгышмабыз. Ә юкка түгел микән?

Бервакыт әтисе алтын белән йөгертелгән бер рулон кәгазьне әрәм-шәрәм иткән өчен 3 яшьлек кызын бик каты ачулана. Акчага кытлык кичергән чорда, ниндидер тартманы бизәп утырган кызы аны чыгырыннан чыгара. Ә иртәгесен кызы аңа шушы тартманы бүләк итеп бирә: "Әтием, бу сиңа".

Әти кеше тартманы ача да, аның буш икәнен күргәч, тагын да аптырый һәм усалланып кызын әрли башлый:

-- Син бүләкләрнең нинди булганын белмисеңме? Тартмаң буш бит...

Кечкенә кыз әтисенә күз яшьләре аша карап:

-- Әтием ул буш түгел. Мин аны үземнең "пәп итүләрем" белән тутырдым бит. Аларның барысы да хәзер синеке, әтием! - ди.

Әти кеше сүзсез кала. Кызын кочагына алып, аңардан гафу үтенә. Шуннан бирле ул әлеге бүләкне еллар буе карават астында саклый. Тормышында күңелсез вакыйгалар килеп чыкканда гел шуны ачып, кызының аны кечкенә куллары белән кочып үбүен искә ала торган була...

Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса