Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Оҗмах белән җәһәннәм

Бер адәм Аллаһтан сораган: "Әфәндем, мин оҗмах белән җәһәннәмнең нинди икәнен беләсем килә", -- дигән. Аллаһ аны ике ишек янына алып килгән һәм берсен ачып адәмне эчкә уздырган. Анда зур өстәлдә тәм-том белән тулган зур савыт торган, ә тәмле аш исе бөтен бүлмәгә тулган. Ә менә аш өстәле артында утыручылар...

 

Бер адәм Аллаһтан сораган: "Әфәндем, мин оҗмах белән җәһәннәмнең нинди икәнен беләсем килә", -- дигән. Аллаһ аны ике ишек янына алып килгән һәм берсен ачып адәмне эчкә уздырган. Анда зур өстәлдә тәм-том белән тулган зур савыт торган, ә тәмле аш исе бөтен бүлмәгә тулган. Ә менә аш өстәле артында утыручылар озын саплы калаклар тотып утырсалар да, чирле һәм ач булып күренгәннәр. Алар ашка үрелә алган, тик кашыкны авызга китерә алмаганнар. Адәм моны күреп, аптыраган. Аллаһ: "Син хәзер җәһәннәмне күрдең", -- дигән. Аллаһ икенче ишекне: "Бу оҗмах!", -- дип ачкач, адәм кабат шундый ук аш-су белән тулган өстәлне күргән. Ә өстәл янында утыручылар бик бәхетле, тук булып күренгән. Алар бер-берсе белән кызыклы сөйләшүләр алып барган. Адәм: "Мин бернәрсә дә аңламыйм", -- дип Аллаһка сораулы күзләре белән караган. "Бу бик гади, -- дигән Аллаһ.- Әлеге кешеләр бер-берсен ашатырга өйрәнгән. Оҗмах белән җәһәннәм бер төсле, тик аерма кешеләрнең үзендә". - дип җавап биргән.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса