Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ ҖИТТЕ!

Әйдә, кояш, сип нурыңны, Кызганма бер дә, Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм - Нәүрүз бүген бездә. Кодаш авылында ике көн буена шушы шигырь юллары барлык халыкны Нәүрүз - борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәменә чакырды.

Халисә МӨЭМИНОВА,
Кодаш мәктәбенең
укыту-тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары.
23 март көнне авылыбызның үзәк мәйданында барлык мәктәп укучылары, укытучылар, ата-аналар, әби-бабайлар, кечкенә эне-сеңелләр җыелды. Театральләштерелгән тамашада укучылар катнашучы да, тамашачы да булдылар. Кыш бабайның (9 нчы сыйныф укучысы Тимур) үз биләмәләрен бер дә бирәсе килмәде. Нәүрүзбикә (8 нче сыйныф укучысы Эльвина) исә бик җитез, тапкыр булып чыкты, аңа балалар да булышты.
Кардан бераз ачылган, чирәм күренгән җирдә милли уеннарны уйнадык. Кашыкка йомырка куеп, капчык киеп, себеркегә атланып йөгерү дисеңме - барысы да бик күңелле булды. Баянчы Альфред абыйга кушылып, такмаклар, җырлар сиптердек кенә, татарча көйгә бар халык рәхәтләнеп биеде.
Нәүрүзгә табак кирәк,
Табакка кабак кирәк.
Май, күкәй, калак кирәк,
Майланган коймак кирәк,
- дигән сүзләрне барысы да көтеп торган икән. Зур табак тиз арада тәм-том белән тулды.
Бәйрәмнең яңалыгы булып учакта барлык начар, тискәре, безгә кирәкмәгән гадәтләрне, "2", "3"ле билгеләрен кәгазьгә төшереп, аларны: "Без болардан котылабыз", - дип әйтеп, Нәүрүзбикәне ышандырып, яндыру булгандыр. Аннан соң Илмира, Наилә апалар мәктәп ишегалдында учакта пешкән Карга боткасыннан авыз итәргә чакырдылар. Аның тәмлелегеннән телеңне йотарсың. Йоласына туры китереп, боткага ярманы һәркем алып килде шул. Шунысы куанычлы, мәктәп укытучылары оештырган бу бәйрәмдә, иң мөһиме, авылыбыздагы иң өлкән яшьтәге Миңнафа әбинең түбән очтан ук килүе һәм яңа гына тәпи йөри башлаган Ринальнең беренче Нәүрүзне күрүе, һәркемнең елмаюлы йөзе булды. 25 март көнне эстафетаны мәдәният хезмәткәрләре алды. Көндезге сәгать 12дә суыктан, җилдән курыкмаган авыл яшьләре, апа-абыйлар, балалар тагын үзәк мәйданга җыелды. Кыш бабай (Раил - 6 нчы мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы) белән Нәүрүзбикә (Лилия - яшь әни) бик озак тарткалашкач, яз җиңүгә иреште.
Уен-көлке, җыр-бию, Карга боткасы (Зөлфия апа, Ирина нык тырышканнар, искиткеч тәмле иде), күмердә кайнаган самавыр чәе һәркемнең күңеленә хуш килде. Барлык кодашлар исемен-нән һәммәгезгә дә саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез. Һәрбер хыялыгыз, өме-тегез тормышка ашсын, язгы Яңа ел котлы булсын! Нәүрүз мөбарәкбад!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса