Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Нигә саргаясыз?

Юл буендагы каеннар Сары күлмәк кигәннәр. Юкәләр дә, моңаешып, Башкайларын игәннәр. Ник саргаясыз, агачлар? Җәйләрегез үттеме? Көз сулышы йөзегезгә Сагыш салып киттеме? Көзнең шаукымы кагылган Кырларга һәм далага. Ал чәчәкләр сулган инде - Саргайганнар алар да. Җил өзә дә яфракларны Өскә күтәреп ала. Бераз гына шаяра да Җиргә төшереп сала....

Юл буендагы каеннар
Сары күлмәк кигәннәр.
Юкәләр дә, моңаешып,
Башкайларын игәннәр.
Ник саргаясыз, агачлар?
Җәйләрегез үттеме?
Көз сулышы йөзегезгә
Сагыш салып киттеме?
Көзнең шаукымы кагылган
Кырларга һәм далага.
Ал чәчәкләр сулган инде -
Саргайганнар алар да.
Җил өзә дә яфракларны
Өскә күтәреп ала.
Бераз гына шаяра да
Җиргә төшереп сала.
Бигрәк зирәк бу табигать,
Көз җитеп, кышка таба
"Туңмасын!" - дип, җир өстенә
Сары юрганын яба.
 
Рәмзия ГАЛИМОВА.
Бөгелмә шәһәре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса