Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Мөселманнарның тырнак кисү тәртибе

"Тухфатүль әбрар" китабында шулай язылган: «Тырнак болай алына: уң кулының имән бармактан башлап чәнчә бармаккача, аннары сул кулы чәнчә бармактан баш бармакка хәтле. Ахырдан уң кул баш бармагы тырнагы киселә. Аяк тырнаклары уң аякның кечкенә бармактан башлап сул аягының кечкенә бармакта тәмамлана». «Шәрхи әврад»та шулай диелгән: «Тырнакны көндез дә, төнлә...

"Тухфатүль әбрар" китабында шулай язылган: «Тырнак болай алына: уң кулының имән бармактан башлап чәнчә бармаккача, аннары сул кулы чәнчә бармактан баш бармакка хәтле. Ахырдан уң кул баш бармагы тырнагы киселә. Аяк тырнаклары уң аякның кечкенә бармактан башлап сул аягының кечкенә бармакта тәмамлана».

«Шәрхи әврад»та шулай диелгән: «Тырнакны көндез дә, төнлә дә алырга була, чөнки хәерле эшне кичектереп булмый. Әгәр тырнак үскән булса, җомганы көтәргә кирәк түгел. Алынган тырнакны күмү яхшырактыр. Чәчне, тырнакны җөнүб вакытта алу мәкруһтыр. Кендек асты төкләрне тартып алу мәкруһтыр. Култык астындагын кыру да ярыйдыр».

Шимбә көн тырнак кисәр булса, ул кешенең зәхмәте китәр, сихәт табар.

Якшәмбе көн тырнак кисәр булса, ул кешедән байлык китәр, дәрвишлек килер.

Дүшәмбе көн тырнак кисәр булса, ул кешедән диваналык китәр, сихәт табар.

Сишәмбе көн тырнак кисәр булса, ул кешенең саулыгы китәр, чир килер.

Чәршәмбе көн тырнак кисәр булса, ул кешедән шайтан вәсвәсәсе китәр, куркыныч килер.

Пәнҗешәмбе көн тырнак кисәр булса, Ходай каршында бурычлы булыр.

Җомга көн тырнак кисәр булса, ул кешенең языклары китәр, рәхмәткә ирешер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса