Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

“Кояшкай” матур елмая

Быел "Кояшкай" бию ансамбленә 35 ел тулды. 22 апрельдә Техника йортында шаулап-гөрләп әлеге ансамбльнең отчет концерты үтте.

Әти-әниләр исеменнән, Г.АСЫЛГӘРӘЕВА.

Әйе, җитәкче-балет­мей­стер Ирина Рязанова балаларны бу төр сәнгать белән кызыксындырып, һәрберсендә талант уята алды. "Кояшкай" ансамбленең репертуарында 200дән артык бию, бик күп төрле чыгышлар, Россия, республика күләмендәге җиңүләр бар, алар "Җилләр розасы" ("Роза ветров"), "Йолдызлык" ("Созвездие"), "Сандугач сайрар илем" ("Страна поющего соловья"), "Балачак ритмы" ("Ритм детства"), "Саф җилләр" ("Свежий ветер") конкурслары һәм башкаларда яуланды.

Ансамбль коллективына бер дә юкка гына "Кояшкай" исеме бирмәгәннәр... Биюләрнең палитрасы искиткеч күптөрле! Тамашачылар һәрвакытта да яшь биючеләргә соклану һәм гаҗәпләнү белән карыйлар. Аларның йөзләрендә чиксез бәхет чаткылары, шатлыклы елмаю күрергә мөмкин! Аеруча ансамбль тамашачыларны "Кул осталары", "Гуляли-гуляли" бию­­­­­ләренең куелышы белән сокландыра һәм гаҗәпләндерә.

Бию сәнгатенә тугрылык, югары осталык ансамбль коллективына популярлык алып килде. Киләчәктә дә уңышлар гы­­на юлдаш булсын сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: кояшкай ансамбль

2
X