Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

КОТЛЫЙБЫЗ!

1 апрельдә Вәлиҗан Остон улы Хуҗаев ка (Валерий Астанович Ходжаев) 70 яшь тулды. Кадерле әтиебез, якын туганыбыз, сине юбилеең - 70 яшьлек кабатланмас бәйрәмең белән чын күңелдән тәбриклибез. Син - ярдәмчел, олы җанлы, башкаларга үрнәк кеше. Шуңа күрә бүгенге бәйрәмеңдә сиңа теләкләрнең иң гадиен, иң изгесен юллыйбыз: саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык,...

 

1 апрельдә Вәлиҗан Остон улы Хуҗаев ка (Валерий Астанович Ходжаев) 70 яшь тулды.

Кадерле әтиебез, якын туганыбыз, сине юбилеең - 70 яшьлек кабатланмас бәйрәмең белән чын күңелдән тәбриклибез.

Син - ярдәмчел, олы җанлы, башкаларга үрнәк кеше. Шуңа күрә бүгенге бәйрәмеңдә сиңа теләкләрнең иң гадиен, иң изгесен юллыйбыз: саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, куанычлар, гаилә җылысын тоеп, балаларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, оныкларга куанып, озын гомер иясе булып яшәвеңне телибез. Әле тагын озын-озак еллар балаларыңа, оныкларыңа үрнәк булып яшәргә насыйп итсен үзеңә.

Котлы булсын туган көнең,

Юлларыңа гөлләр сибелсен,

Март аеның саф җилләре сиңа

Бәхет-шатлык кына китерсен.

Күңелең түрендә һичкайчан да

Җылы март кояшы сүнмәсен.

Бәхетле язмыш йолдызы исә

Гомерең юлыннан китмәсен.

 

Иң изге теләкләр белән,җәмәгатең, балаларың,оныкларың һәм якын туганнарың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса