Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Бәйге дәвам итә

"Бөгелмә авазы" газетасы, җирле мәгариф идарәсе белән берлектә, "Энҗе бөртеге" конкурсын дәвам иттерә. Бу бәйге үсеп килүче яшь буынны әдәби иҗатка дәртләндерүдә, аның язу сәләтен ачуда бик зур роль уйный. Район һәм шәһәребезнең яшь каләм тибрәтүчеләре конкурста актив катнашыр дип ышанабыз.

Бәйгенең шартлары тү­бәндәгечә: яңа - 2012 ел­­­да язмалар, илдә Россия тарихы елы белән бәйле рәвештә, үзебезнең төбәк­нең үткәнен чагылдырып, "Туган як тарихы" темасы буенча кабул ителәчәк. Бу иҗади эшләрегездә сез туган ягыбыз - Бөгелмә, аның авылларының тарихын, үзенчәлекләрен тасвирлый аласыз. Язма­ларның игътибарга лаек дип табылганнары газета битләрендә шул рубрика астында биреләчәк.

Конкурска йомгак ясаганда авторның активлыгы, ягъни газетага күпме иҗади эш (хикәя, әкият, шигырь һ.б.) җибәрүе дә искә алыначак. Изге сәгатьтә, кадерле дуслар, башладык!

Конкурска йомгак, га­дәт­тәгечә, апрель аенда - Тукай бәйрәмендә ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: энҗе бөртеге