Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Килен белән кайнана

Бер кыз кияүгә чыккан һәм гадәт буенча туйдан соң иренең туган йортына яшәргә килгән. Тик килен үзен кайнана яныда бик кыенсынып тоткан. Тегесе аны һәрдаим өйрәтеп торган, әрләгән. Яшь хатын-кыз түзмәгән, им-томчы янына барып киңәш сорарга булган. -- Ник минем яныма килдең? Әллә иреңне сихерләргә булдыңмы? - дип сораган имче...

 

Бер кыз кияүгә чыккан һәм гадәт буенча туйдан соң иренең туган йортына яшәргә килгән. Тик килен үзен кайнана яныда бик кыенсынып тоткан. Тегесе аны һәрдаим өйрәтеп торган, әрләгән.

Яшь хатын-кыз түзмәгән, им-томчы янына барып киңәш сорарга булган.

-- Ник минем яныма килдең? Әллә иреңне сихерләргә булдыңмы? - дип сораган имче бабай.

-- Юк, ирем белән мөнәсәбәтебез бик яхшы. Ә менә аның әнисе белән мин яши алмыйм, -- дигән хатын-кыз.

-- Миннән ни кирәк соң сиңа?

-- Миңа агу бир, мин аны агулап үтерергә телим.

-- Шуның белән бәхет төземәкче буласыңмы? Я, ярый, жәллим үзеңне. Хәзер төнәтмә ясап бирәм. Кайнанаң белән иреңә һәр иртә шуны пешереп эчертерсең, -- дигән карт. - Тик, минем сиңа киңәшем дә бар.

-- Бир киңәшеңне, мин тизрәк ул еланнан котыласым килә.

-- Авылыгыз кечкенә, берәр нәрсә килеп чыга калса, сине гаепләячәкләр, шуңа күрә кайнанаңа булган мөнәсәбәтеңне үзгәрт, -- дигән акыл иясе.-Мөлаем бул, елмаеп йөр.

Хатын-кыз имче карт кушканча барысын да эшләгән. Иртә таңнан торып, ипи салган, ботка пешергән, агуны әзерләгән. Кайнансына "әни" дип эндәшеп, чәй өстәле янына чакырган. Ире моны күреп шатланган: хатыны белән әнисе бертуганнар кебек дуслар бит... Каенанасы да килененә елмаеп карый башлаган.

Хатын-кыз аптырап тагын имче карт янына ашыккан:

-- Бабакай, агу кайтаргыч бир. Кайнанам миңа хәзер әни кебек, үләр дип куркам, -- дигән.

-- Матурым, тынычлан. Мин сиңа агу түгел, ә хуш исле үләннәр бирдем. Агу синең йөрәгеңдә утыра иде, хәзер син аңардан Аллаһ ярдәме белән котылгансың күрәмсең, -- дип җавап биргән акыл иясе.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.






 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса