Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Күңелле көннәргә йомгак ясап

"Сосновка" базасы - геофизикларның ярат­­­­кан ял итү урыны. Кышын биредә спорт бәйгеләре, күмәк бәйрәмнәр уза, ә җәен нарат урманын балалар үз итә. Шулай булмый ни! Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы иң гү­зәл лагерьларның берсе бу. Менә бүген дә шау чәчәккә күмелеп утырган аланнары, уртада җәйрәп яткан зәңгәр бассейны күңелне иркәли, шатлык тулы көләч...

Ләйсән ВИЛДАНОВА.

20 июнь көнне "Сос­новка" балалар сәламәт­ләндерү лагеренда шатлыклы да, моңсу вә сагышлы да вәзгыять тантана итте: беренче смена ябылуга багышланган тантана гөрләде биредә. Барлык сәяхәтләргә, кызыклы мизгелләргә нокта куя торган чара бик матур үтте. Чыннан да, балаларның биредә ял иткән арада бик күп нәр­сәләргә өйрәнгәннәре, дөресрәге, чын сәхнә артистларына әйләнеп баруларын күрдек. Тантанада төрле илләргә сәяхәт кылу маҗаралары, ул тө­бәкләрнең истәлекле урыннарында булып, алар белән танышу бик кызык­лы, мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Хәтта кинофильмдагы кечкенә Астерикс һәм Обеликс булып киенгән нәниләрнең рольгә кереп, килештереп уйнаулары да бер генә тамашачыны да битараф калдырмады. Шунысын да әйтеп китәсе килә, чарада балалар милли бәйрәм - Сабан туенда да катнашып, күңел ачты, милли рухка корылган сәхнә күренеше барча ата-анага да бик ошады. Әйе, лагерьда эшләүче уңган-булган тәрбиячеләр биредә тәр­бияләнүчеләрнең кү­ңел­ләрен күрү өчен барысын да эшләгәннәр. Балалар белән бер тында сулап, алар белән бер адымда атлаулары, нәниләр белән беррәттән, эстраданың танылган артистлары кебек чыгыш ясаулары мо­ның ачык мисалы булып тора. Берничә ел инде бу чараларның шаһиты буларак, шуны әйтәсем ки­лә, смена дәвамында балаларның башкарган эшләренә йомгак ясау елдан-ел матуррак, кызык­лырак үтә.

Быел беренче сменада 150 бала ял иткән, аларның 80е бөгелмәле булса, калганнары - Әлмәт, Нурлат, Казан, Чаллы, Лениногорскидан. "Быелгы елның бер үзенчәлеге - балаларның күңелле ялына һава торышының җылы торуы булышлык итте. Алар көнгә берничә тапкыр бассейнда коена алдылар, саф һавада төрле уеннар уйнап, күңел ачтылар",- ди лагерь җитәкчесе Любовь Хөсәенова. Гадәтәгечә, быел да көчле педагог-тәрбиячеләрнең эше бик күләмле була. Балалар хореография, вокал, рәсем ясау түгәрәгендә, спорт секцияләрендә шө­гыльләнәләр. Лагерьда тагын бер яңалык - яшь журналист түгәрәге эшли. Балалар мәгълүмат җыеп, төрле мәкаләләр, кыска яңалыклар язалар, газеталар чыгаралар. Аларда исә "Сосновка" яңалыклары урын ала. Моңардан тыш, көн саен төрле темаларны яктыртуга корылган дәресләр үтә. Мәсәлән, шуларның берсе - "Джинсовый бум" дип исемләнгән чара. Монда балалар тулысынча "джинсы" тукыма-киемнең кайдан килеп чыгуы, аның үзенчәлекләре турында тулы мәгълүмат алалар.

Әйе, смена дәвамында балалар нинди генә мог­җизалар күрмәгән дә, нинди генә тылсым илләрендә көч сынашмаган! Төрле күңел ачу чаралары, коллективны берләштерүгә, хәтерне яхшыртуга, иҗади сәләтне үстерүгә корылган бәйгеләр, театральләштерелгән кү­ренешләр, сәяхәтләр, төр­ле милли биюләргә ни­гезләнгән тамашалар балаларны иҗади шәхес буларак формалаштыруга зур этәргеч ясаган.

Әнә, 3 нче отрядта ял иткән Ләйлә Дәми­нова бирегә Чаллы шәһәреннән килгән. Аңа бассейнда йөзү, кич­ләрен шәм кабызып, аның тирәсенә тезелешеп утырып, теләкләр те­ләү мизгелләре бик ошаган. Ул биредә беренче тапкыр, ләкин киләсе елга, мөмкинлек булса, һичшиксез, кабат киләчәк. Саубуллашу кичәсендә кызчыкның әбисе - Мәдинә Дәминова да бар иде. Ул оныгын бу көнне бик бәхетле күреп, куанды, әлбәттә. "Килгән көннәрдә бераз күңелсезләнсә дә, биредәге коллективка өй­рәнгәч, оныгыма бик оша­ды, хәтта хәзер кайта­сы да килми аның", - ди әбисе. 5 нче отряд вәкиле Кирилл Афанасьев биредә инде 3 нче ел рәттән ял итеп, сәламәтлеген ныгыта. Быел аңа бигрәк тә урманга сәяхәткә йөрү ошаган. "Анда кызындык, футбол, волейбол кебек уеннар уйнап, рәхәтләнеп күңел ачтык", - ди ул. Ә Радомир Макеев быел биредә беренче генә елын әле. Моның сәбәбе: әтисенең "ТНГ-Групп" җәмгыятендә эшкә урнашуына да бер генә ел икән. Егет, әлбәттә, күп яңа дуслар табуына бик шат һәм киләсе елларга да бирегә килү теләге булганын әйтте, әтисе генә җәмгыятьтә эшләсен. 3 нче отрядтагы Никита Чернобровкин бигрәк тә саф һавада туп тибүне үз иткән. "Бер уенда без беренче һәм икенче отрядны җиңеп, алга чыктык, - ди малай шатлыгын яшерә алмыйча. - Шулай ук ашханәдәге ризык та бик тәмле иде, һәрвакыт йогыртлар, төр­ледән-төрле җиләк-җимеш, ашлар, балык, камыр ризыклары белән сыйладылар". Яна Самойлова исә лагерьга йөргән барча балалар исеменнән аларга яхшы дус һәм ышанычлы киңәшче була белгән тәрбиячеләргә зур рәхмәтләрен җиткерде һәм киләчәктә дә алар белән кабат очрашып, тагын да шулай матур ял итәрбез дигән теләктә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса