Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Ул бит безнең гүзәл җырыбыз

Көллиятебезгә Лениногорск районыннан "ялгыш кына" бер кыз килеп урнашты. Ни кыяфәте безнеңчә түгел, ни укырга теләге юк, тәртибе белән дә бик нык аерылып тора... "Озакка тукталыр микән бу?.. " - дип уйларга өлгермәдек, "адашкан кыз" юкка да чыкты.

Венера ӘХМӘТШИНА,
Бөгелмә педагогия көллияте студенты.

Берничә көн үткәннән соң, коридорда очраттым аны. "Кая югалдың? Нишләп йөрисең?" - дим. Документларын алырга килгән икән. "Нигә генә килеп йөрдең соң?" - дигән соравыма каршы аның "Теге аждаһа кушканга гына", - дигән җавабыннан әнисе кушканга икәнлеген аңлагач, егылып китә яздым...

Ә минем өчен әни - дөньядагы иң изге кеше. Ул - дустым да, сердәшчем дә, кирәк чакта - таянычым, күңелем тулганда - юатучым, ярамаган адым ясарга җыенганда кисәтүчем дә. Әнием - гаиләбезнең дә терәге, өйнең җылылыгы, яктылыгы, чисталыгы, һич икеләнми-оялмый әйтәм, тәмле исе дә.

Әнием эшендә дә абруйлы. Беренчедән, ул бик тырыш, шуңа һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Икенчедән, акыллы-сабыр: шунлыктан бик күп хезмәттәшләре кыен чакта аның янына киңәш-табыш итәргә килә. Әнием кеше сүзен дә читкә чыгармый, эшендә аның шул ягын да югары бәялиләр.

Әнием! Җир өчен кояш никадәр кирәк булса, син дә минем һәм якыннарың өчен шулкадәр кирәк!

Шул нисбәттән группада­ш­ла­­­­рының кызыклы фикерләрен дә сезгә җит­керәм.

Гөлназ Авзалова: Минем өчен әни - иң якын, иң изге кеше. Гаиләбезнең сакчысы, тормышыбызны туры юлдан алып баручы ул. Кайвакытта, дустым роленә кереп, кирәкле киңәшләрен дә бирә, авыр чакларымда ярдәмгә килә. Балалары бәлагә тарыса, ике дә уйламый, җанын да бирергә әзер тора ул.

Туганнарым һәм күршеләр өчен дә бик яхшы иптәш. Һәрвакыт аларга ярдәм итәргә әзер. Үзенең авыр чак­ларында да кешеләргә караңгы йөз күрсәтми.

Адилә Маннанова: Ә минем өчен әни - киңәшләрен бирүче, кыен вакытларда терәк. Әнидән дә якынрак кешене табып булмыйдыр дип уйлыйм мин.

Өйдә минем әнием яхшы хатын да, әйбәт әни дә. Ярдәм кирәк булса, һәрвакыт янәшәдә. Эштә дә бик яраталар үзен, чөнки ул бик тыныч, сөйкемле һәм зирәк кеше.

Минемчә, әти-әнине бернәр­сә белән дә тиңләп булмый, чөнки алар безне аякка бастыручылар, үстерүчеләр, бөтен йөрәкләре белән яратучылар. Алардан да изгерәк, якынрак кеше юк.

Әлфия Иноятова: Минемчә, әни кешене беркем белән дә тиңләп булмый, чөнки ул - безгә тормыш бирүче, җил-яңгырдан саклаучы кеше. Нинди генә кыенлыкларга очрасак та, һәрвакыт җанын бирергә әзер тора. Мин әниемне беркем белән дә, бернәрсә белән дә тиңли алмыйм, чөнки ул дөньяда иң кадерле, иң якын һәм бердәнберем.

Эмил Гариев: Минемчә, дөньяда әни кешедән дә якынрак, сабыррак, изгерәк кеше юктыр. Мин әниемне бик тә яратам һәм хөрмәт итәм. Ул бик тәмле ашлар пешерә, авыр чакларымда ярдәм кулын суза. Минем өчен әни генә түгел, ә иң якын дус та әле ул. Аны беркем белән дә тиңләп булмый, чөнки ул мине 9 ай буена карынында йөрткән, аннары аякка бастырып, кеше иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: әни