Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Сагыну

Туган авылым Кәрәкәшле* Туган авылым җәйрәп ята Ике тау итәгендә. Тау башыннан карап торам Ямьле җәй иртәсендә. Авылым, борынгы булсаң да, Каралтыларың яңа. Буыннар алышсалар да, Матур исемең кала. Кәрәкәшлем, сагынып кайттым, Эзләрем эзләп барам. Кайда икән тәгәрәп үскән Яшел чирәмле урам? Ак тасмалар кебек сузылган Тигез асфальт юлларың. Читкә...

Туган авылым Кәрәкәшле*

Туган авылым җәйрәп ята
Ике тау итәгендә.
Тау башыннан карап торам
Ямьле җәй иртәсендә.

Авылым, борынгы булсаң да,
Каралтыларың яңа.
Буыннар алышсалар да,
Матур исемең кала.

Кәрәкәшлем, сагынып кайттым,
Эзләрем эзләп барам.
Кайда икән тәгәрәп үскән
Яшел чирәмле урам?

Ак тасмалар кебек сузылган
Тигез асфальт юлларың.
Читкә китсә, сагынып кайта
Егетләрең, кызларың.

Чукындырудан качып, бу якка
Җыелганнар бабайлар.
Бабайлар хәтерен саклыйк,
Ир-егетләр, малайлар!

Бил бөкмичә, тез чүкмичә
Яшәгәнсең, газиз халкым.
Киләчәктә дә шат яшә
Бәрәкәттән аерылмыйча,
Кәрәкәшлем, газиз халкым!

Габдулла БАТЫРШИН.
Бөгелмә шәһәре.
Р.Җәләев фотосы.

Искәрмә. *Сүз Татар­станның хәзерге Ютазы районына кергән Кә­рәкәшле авылы турында бара. /Ред./

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Кәрәкәшле