Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Күңелләребездә саклана

30 октябрь илебездә сәяси репрессия корбаннарын, гаепсезгә шәһит киткәннәрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Бөгелмәдә әлеге уңайдан 28 ок­тябрь көнне репрессия корбаннарына куелган һәйкәл янында матәм митингы уздырылды. Анда җыелганнар нахак гаепләр тагылып, кулга алынган, туган нигезләреннән сөрелгән, нәсел-нәсәпләреннән көчләп аерылган, юк гаепләрен бар итеп җәзаланган, рәнҗетелгәннәр рухына дога кылдылар, һәйкәлгә кызыл канәферләр салдылар /рәсемдә/.

Хәзерге хәбәрдарлык чорында шәхес культы корбаннары турында тарихи дөреслекне, гаделлекне торгызу, аларның исемнәренә кайчандыр ягылган кара тапны юып төшерү, шуңа бәйле рәвештә, тормыш юлларына ачыклык кертү, биографияләрен фактик хаталардан арындыру юнәлешендә шактый гына эшләр башкарыла. Яшь буын вәкилләренең халкыбызның үткәне белән кызыксынуын күздә тотып, үткән гасырның 30-50 нче елларында репрессиягә эләккәннәр турында мәгълүматлар бирелә. Бу бер яктан әлеге шәхесләрнең саф-пакь исемнәрен тагын бер мәртәбә хөрмәт белән искә төшерү булса, икенче яктан кеше язмышлары белән уйнаган диктатор режимнарның халыкны нинди афәтләргә салырга мөмкин икәнлегенә ишарә-кисәтү дә булып тора.

Мондый чаралар илебездә, ныклап торып, 1991 елда "Сәяси репрессия корбаннарын аклау турында"гы Федераль Закон кабул ителгәч башланып китте. Әлеге закон тоташ башбаштаклыкка дучар ителгәннәргә карата гаделлекне тергезү гамәле булды. Республикада сәяси һәм административ репрессиягә дучар ителгәннәрнең исемнәрен 25 томлык Хәтер китабында мәңгеләштерү дә уңай эш булды. Гөнаһсыз корбаннарның исемнәре кү­ңелләребез түрендә сакланыр, хокукый-демократик җәмгыять төзегәндә, хакыйкатьне һәрчак искә тө­шереп торыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: һәйкәл корбан репрессия