Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Геофизикларга – ярдәм сорап

"ТНГ-Групп"та Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлеге җитәкчеләренең компания хезмәт коллективы белән очрашуы булып үтте. Бөгелмәләрне шәһәр урамында җәмәгать тәртибен саклау эшенә җәлеп итү сөйләшүнең төп темаларыннан берсе булды. Җинаятьче хатын-кызны наркотиклар таратып яткан һәм балигъ булмаган яшьтәге дустын да әфьюнга хирыслаштырган өчен 10 елга ирегеннән мәхрүм итү, юлларны тиешле...

 

"ТНГ-Групп"та Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлеге җитәкчеләренең компания хезмәт коллективы белән очрашуы булып үтте. Бөгелмәләрне шәһәр урамында җәмәгать тәртибен саклау эшенә җәлеп итү сөйләшүнең төп темаларыннан берсе булды.

Җинаятьче хатын-кызны наркотиклар таратып яткан һәм балигъ булмаган яшьтәге дустын да әфьюнга хирыслаштырган өчен 10 елга ирегеннән мәхрүм итү, юлларны тиешле дәрәҗәдә чистартып тотмаган өчен коммуналь хезмәтләргә 23 күрсәтмә бирү, балигъ булмаганнар арсында җинаятьчелекне ике тапкыр киметү һ.б. - эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Ринат Билалов үзе җитәкләгән коллективның еллык эшчәнлеге турында сөйләде; "ТНГ-Групп" хезмәтчәннәрен уяу булырга, интернет ресурсларын, яисә банк карталарын файдаланып, җинаятьләр кылучы мошенниклар тозагына капмаска өндәде.

Юллардагы вәзгыять турында шәһәр-район ЮХИДИ җитәкчесе вазифасын башкаручы полиция майоры Рәйхан Садыйков бәян итте. Ишегалларындагы "умырзая"-машиналар, юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучылар, җәен-кышын каты тавыш белән үкертеп, урамда мотоциклда йөрүчеләр һ.б. турындагы күпләрнең үзәгенә үткән актуаль сорауларны нәкъ менә аңа яудырдылар. Сорауларның бер ише "каләм очына" алынды, икенчеләренә җентекле җаваплар бирелде. Мисал өчен, 2015 елда җәмәгать тәртибен бозган өчен 17 кешенең мотоциклы штрафстоянкага куелган, быел да бу эшкә игътибар кимемәячәк.

Кунаклар тәртип мәсьәләсендә Бөгелмәдә яшәүче геофизикларның үзләреенң дә активрак булуларын сорады. "Госуслуги" порталында шәхси соорауларны хәл итү белән бергә (машина теркәү, ау коралы алу һ.б.), гражңданлык җаваплылыгы күрсәтү мөмкинлеге дә бар: "Народный контроль" сайтына куелган фото, мәсәлән, тәртип бозучыны ачыкларга, җавапка тартырга ярдәм итәчәк.

Ирекле халык дружиналарын оештыру турында очрашуда аерым сүз булды. "ТНГ-Групп" җәмгыятендә әлеге дружина 2002 елдан эшли инде. Быел аны яңартырга, дружинникларга матди кызыксындыру чаралары өстәргә карар кылдылар. Полиция вәкилләре белән бергә, алар да шәһәр урамнарында җәмәгать тәртибен саклаячак, һәркайсысына таныклык, повязка, жилет биреләчәк. Моннан тыш, дружинниклар билгеле бер осталыкка һәм күнекмәләргә ия булырга, нормативлар тапшырырга тиеш булачак.

Бу мәсьәләләр барысы да ирекле халык дружиначыларының быелгы беренче җыелышында ук тикшерелде. Дружина командиры итеп Мирфаяз Кашапов билгеләнде.

Әлфинур Шәвәлиева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса