Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Ел фасылы: Язның беренче ае

Иске татар календаренда март аен "акман" дип атаганнар. Бу уңайдан "ак" сүзенең тарихына бераз тукталып үтик. Борынгы төрки телдә ул - ак, аксыл мәгънәләрендә дә; җайлы, рәхәт кыш; агыш, агып керү мәгънәләрендә дә кулланылган. "Манн" сүзе дә төрле мәгънәләр белдерә: кытай телендә ул уникеле циклның өченче елын; кышлак (Мангышлак) дигәндә...

 

Иске татар календаренда март аен "акман" дип атаганнар. Бу уңайдан "ак" сүзенең тарихына бераз тукталып үтик. Борынгы төрки телдә ул - ак, аксыл мәгънәләрендә дә; җайлы, рәхәт кыш; агыш, агып керү мәгънәләрендә дә кулланылган. "Манн" сүзе дә төрле мәгънәләр белдерә: кытай телендә ул уникеле циклның өченче елын; кышлак (Мангышлак) дигәндә яшәү урынын; "ману" сүзе - "чылату" мәгънәсендә әле дә яши.
Борынгы Римда март ае ел башы исәпләнгән. Аның атамасы сугыш алласы Марс исеме белән "марсиус" дип йөртелгән. Борынгы Русьта да ел исәбе 1 марттан башланган. Аны руслар - "протальник", "капельник", "зимобор", украиннар һәм чехлар - "березень", белоруслар "соковник" дип атап йөрткәннәр.
Ә безнең халык календаре буенча акман - елның соңгы ае. Аннан соң чын язга - Нәүрүзга керәбез. Ә төркиләрнең Кояш календаренда 21 мартка кадәр хут ае бара, ә 22сеннән хәмәл (сарык бәрәне) ае башлана. Билгеле булуынча, хәмәл башында, ягъни 22 мартта, көн белән төн озынлыгы тигезләшә.


Бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр
1 март - Язның беренче көне; Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне;
Халыкара наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш көне.
3 март - Бөтендөнья язучылар көне.
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне.
10 март - Россия Федерациясе архивлары көне.
13 март - Геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне.
15 март - Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне; Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне.
19 март - Су асты көймәсендә хезмәт итүче диңгезчеләр көне.
21 март - Нәүруз бәйрәме; Халыкара җир көне; Бөтендөнья шигърият көне.
22 март - Бөтендөнья су көне.
23 март - Бөтендөнья метеорология көне.
24 март - Планетарийлар көне.
25 март - Мәдәният хезмәткәрләре көне.
27 март - Халыкара театр көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса