Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Тукталышларда дуслар арта

Әти-әни сәламәт икән, бала да сәламәт була. Бу аксиома кебек. Һәм физик яктан, һәм рухи яктан сәламәтлек күздә тотыла бу очракта. Ә рухи сәламәтлек эмоциональ өлкәне дә, психологик аспектны да үз эченә сыйдыра. Төрле яклап үсеш алган сәламәт шәхес үсеп җитлексен өчен аңа нигез, чыннан да, бала чакта ук салына...

Ольга ПЛЕХАНОВА,
"Ялкын" социаль приюты директоры.
Ә.Шәвәлиева әзерләде.

Сәламәт әти-әни­ләр, сәламәт балалар, кагыйдә буларак, дус-­тату гаиләдә бик кү­ңелле яшиләр. Андый көр күңелле, соклангыч гаиләләрдә шат авазлар, яңгыратып көлүләр, шаяртулар ишетелеп тора, күзләрдән бәхет оч­кыннары сирпелә, алар хезмәтнең дә, җава­п­лылыкның да ни икәнен бе­леп үсәләр.

Паркта йөреп кайтуның кәефне күтәргәнен, кышын чаңгыда шууның чирләрдән "качу"ның иң яхшы ысулы саналуын, ә бәхетле гаилә булып яшәүнең төп рецепты һәр эштә бергә булу икәнлекне без олылар еш кына онытып та җибәрәбез.

Социаль приютта "Мин сәламәтлекне сайлыйм" дигән агитпоезд "куз­галып китте". Беренче тукталыш балалар хастаханәсендә булды. "Ялкын"да тәрбияләнүче малай-кызлар анда яшь­тәшләре һәм аларның әти-әниләре арасында уеннар, шигырьләр яр­дәмендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандаладылар.

Агитпоезд Бөгелмә буйлап сәяхәтен дәвам итә. Очрашкан һәр җирдә иртәнге зарядканы, хоккей уйнауны, бассейнда йөзүне хуплап тавыш бирүче тарафдарлар саны арта бара. Алдагы тукталыш - 11 нче балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса