Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Егетләрнең уңганнары бар бездә

22 февраль көнне Татар мәдәният үзәгендә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Егет солтаны" бәйгесе узды.

Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.
Автор фотолары.

Әлеге ярышта егет­ләр­нең "иң-иң"нәре бил­геләнде. "Егет солтаны" титулына лаек булыр өчен алар төрле конкурсларда көч сынашты. Бәйге башында һәр катнашучы үзе белән якыннанрак таныштырып узды. Аларның әзерлегеннән бу чарага бик җитди караулары күренде. Үз­лә­ренең гаиләләре, кызык­сынган шөгыльләре, ки­ләчәктә кем булырга теләүләре турында берсен дә калдырмыйча, җентекләп сөй­­­­­лә­­­деләр. Үзләре белән та­­­­ныш­ты­­­руны кайсылары - слайд, кайсылары видео рәвешендә әзерләп килгән. Бу конкурста 4 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы азәрбайҗан егете Талех Кулиев үзе белән таныштырганда дога укуы белән барысының хәтеренә кереп калды. Башкалардан үзенең оялчан булуы белән аерылып торучы егет биш вакыт намазны калдырмый укып бара икән. Ул азәрбайҗан биюе башкарды һәм "Мил­ләтпәрвәр егет" дигән номинациядә җиңүче булды. Җиде егет, бер­сен­­нән-берсе калышмыйча, үзләренең көчен һәм җитезлеген авто­мат сүтеп җыюда күрсәт­те. Бу бәйгедә исә 14 нче татар гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Айрат Шәрә­фетдинов иң җитезе булып, "Баһадир егет" исеменә лаек булды. 3 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Рөстәм Исмаилов - "Сөйкемле егет", лицей-интернат укучысы Айрат Низамиев - "Тамашачы мәхәббәтен казанган егет", 2 нче лицей укучысы Артур Гәрәев "Галант иясе" номинацияләрендә җиңделәр. Лицей-интер­натның 8 нче сыйныф укучысы Айрат Хәйсаров сүзләрен һәм көен үзе язган рэп башкарды һәм "Итагатьле егет" номина­циясенә лаек булды.

Бәйгедә җиңүне 6 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Раил Мөэминов яулады. Ул үзенең "Егет солтаны" исеменә лаек икәнен конкурслар дә­вамында тулысынча исбат итте. Моңлы итеп татар җыры һәм, әнисе белән бергәләп, менә дигән иттереп бию башкарды.

Конкурста катнашучы егетләрне әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары да игътибардан читтә калмады. Аларга Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Гайфуллина Рәхмәт хатлары һәм истәлеккә бүләкләр тапшырды.

Афәрин, егетләр! Без­­­­­нең арада туган телен, милләтен һәм халкын хөр­мәт иткән, тырыш, уң­ган егет солтаннарыбыз булуы бары тик горурлану хисләре генә уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: мәдәният мәдәният үзәге Ватанны саклаучылар көне

2
X