Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Дулкыннар, дулкыннар...

Татарстан Республикасы Дәүләт Гимны авторы, мәшһүр композитор Рөстәм Яхинның "Дулкыннар, дулкыннар" романсын кемнәр генә белми икән?! Әйе, бик популяр җыр шул ул. Ә менә шушы исем белән уза торган фестиваль турында кемнәрнең ишеткәне бар?

Эльвира МИНГАЛИМОВА,
Һади Атласи исемендәге
14 нче татар гимназиясе мөгаллимәсе.
Автор фотосы.

1 март көнне Казанда VIII республикакүләм "Дулкыннар" бәйгесе узды. Ул узган ел Татарстан Республикасында игълан ителгән Тарихи-мәдәни мирас елына багышланды. Гадәттәгечә, бәйгене "Идел" яшьләр үзәге оештырды. Анда республика урта гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, башлангыч һәм югары белем бирү уку йортлары студентлары катнаштылар. Бәйгедә исә Татарстанның 20 муниципаль районыннан 227 гариза кабул ителгән. Быел, бәйгенең яңалыгы буларак, яңа "Мөнәҗәтләр" номинациясе кертелгән. Калганнары тагын: "Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр", "Вокал", "Нәфис сүз", "Рәсем" номинацияләрендә көч сынашкан.

2 март көнне мәркәзебез Казанның Халыклар дуслыгы йортында бәйгенең гала-концерты - йомгаклау өлеше узды. Анда инде сайлап алу турында җиңгәннәр чакырулы иде.

Конкурста Бөгелмә данын Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Айгөл Шакирова /остазы - Эльвира Мингалимова/ яклады. "Рәсем" бәйгесендә чыгыш ясады ул. Аның "Идел Болгарстаны легендасы" триптихы (өч картинадан торган сәнгать әсәре. Авт.) жюри әгъзаларын битараф калдырмады. Әлеге иҗатында Айгөл милли тарихыбызны чагылдыруга алынган һәм уңышлы башкарып чыккан. Махсус линияләр, татар милли орнаменты аша борынгы бабаларыбыз, дәүләтебез тарихын яктырта алган ул. Әйткәнебезчә, бәйгегә килгән хезмәтләрне бәяләүчеләр дә Айгөлнең иҗатын югары дәрәҗәдә дип санадылар һәм аңа урта төркемдәгеләр арасында мактаулы III урын бирделәр.

Бәйгенең төп максаты итеп оештыручылар укучы яшьләргә әхлакый яктан тәрбия бирү мәсләген күтәрәләр. Ә мондый тәрбия тарихыбызны барлау аша эшләнгәне һәркемгә мәгълүм. Мәсәлән, узган еллардагы рәсемнәр бәйгесендә бары тик Сөембикә манарасы һәм Сабан туе бәйрәме сурәтләре генә тәшкил итә, ягъни балаларның тарихи күзаллавы шуннан ары китә алмаган булса, хәзер вәзгыять әкренләп үзгәрә бара икән. Конкурска килгән эшләр шуны раслый. Айгөл Шакирова хезмәтләре дә шушы уңай үзгәрешнең ачык мисалы булып тора. Шуңа күрә әлеге җиңүнең дәрәҗәсе дә бермә-бер арта. Аннан соң конкурста "Мөнәҗәтләр" бәйгесен кертү дә нәкъ менә милли тарихыбызны барлау, аны саклау нисбәтендә эшләнгәне сер түгел. Шулай итеп "Дулкыннар" бәйгесенең абруе да елдан-ел күтәрелә бара, катнашучылар саны күбәя. Үз чиратында, Бөгелмә уку йортларыннан да әлеге конкурста катнашучылар һәм җиңүчеләр саны артыр дип ышанасы килә.

Редакциядән. Афәрин! Айгөл Шакирова һәм аның укытучысы Эльвира Мингалимованы әлеге уңышлары белән тәбрик итәбез. Алдагы елларда "Дулкыннар" конкурсында Бөгелмә шәһәре һәм районыннан катнашучылар һәм җиңүчеләр тагын да күбрәк булыр дип өметләнәбез. Карабаш
бистәсе 1 нче урта мәктәбе укучысы Ильяс Минһаҗевны исә бәйгенең "Мөнәҗәтләр" номинациясендә катнашып, кызыксындыру призына ия булуы белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса