Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Чит кеше хатыны татлырак...

Риваять Ни өчен ир-егетләргә чит кешенең хатыны татлырак булып күренә микән? Иң элек Аллаһы Тәгалә 10 ир-атны ясаган. Аларның берсе җир сөргән, икенчесе балык тоткан, өченчесе көтү көткән... Берникадәр вакыт үткәч, алар бергә җыелып, Аллаһы Тәгалә янына килгәннәр һәм: "Безгә нәрсәдер җитми, тормышыбыз боек, шатланыр җирлегебез юк", -- дип, аңардан...

 

Риваять

Ни өчен ир-егетләргә чит кешенең хатыны татлырак булып күренә микән? Иң элек Аллаһы Тәгалә 10 ир-атны ясаган. Аларның берсе җир сөргән, икенчесе балык тоткан, өченчесе көтү көткән... Берникадәр вакыт үткәч, алар бергә җыелып, Аллаһы Тәгалә янына килгәннәр һәм: "Безгә нәрсәдер җитми, тормышыбыз боек, шатланыр җирлегебез юк", -- дип, аңардан күңел ачу чарасын сораганнар. Аллаһы Тәгалә аларга камыр биргән һәм: "Һәрберегез үзегезгә ошаган хатын-кыз ясагыз, кем ниндине тели -- ябыкнымы, симезнеме, озыннымы, тәбәнәкнеме... Ә мин аларга җан өрермен", -- дигән. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә шикәр алып чыккан: "Биредә 10 кисәк шикәр, һәрберегез берешәрне алып, хатыннарыгызга бирегез, алар татлырак булырлар", -- дигән. Барысы да шулай эшләгәннәр. Аллаһ: "Арагызда берегез алдады, чөнки савытта 11 кисәк шикәр иде. Дөресен әйтегез, кайсыгыз алды?" - дип сораган. Тик җавап кайтаручы булмаган. Аллаһы Тәгалә аларның хатыннарын алган да бергә бутаган һәм аерып, ирләргә тараткан. Кемгә ниндие эләккән инде... менә шуннан бирле бары бер ир-ат кына хатын-кызларның барсының да бертөрле булуын белгән, чөнки шикәрнең берсен ул үзе ашаган...

Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса