Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Бәйрәмең белән сине, Китап!

Март аенда - язгы каникулда илебез, шул исәптән шәһәребез китапханәләрендә "Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы" уза. Әлеге чара балалар язучысы Лев Кассиль тәкъдиме белән 1943 елдан бирле үткәрелә.

Ләйсән Вилданова.
Автор фотосы.
Быел "балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы"на старт 24 мартта бирелде. Бу көнне үзәк балалар китапханәсендә "Исәнме, китап атналыгы!" дип исемләнгән чара гөрләде - китап "ханлыгында" гаҗәеп могҗизалы бәйрәм рухы хөкем сөрде. Аны тантаналы ачу өлешендә тамашачылар - мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дуслар, килгән кунаклар кичәне оештыручылар - китапханә хезмәткәрләре тәкъдим иткән сорауларга дөрес итеп җавап бирделәр, укучылар әзерләгән концерт номерларын карап хозурландылар.
Алга таба иң күңелле мизгелләр кичердек - 2013 ел йомгаклары буенча үзәк балалар китапханәсенең иң яхшы укучыларын тәбрикләделәр. "Уку лидеры" номинациясендә Э. Латыйфуллин, Э. Дябина, Т. Нурмөхәммәтов, апалы-сеңелле Ангелина һәм Диана Егоровалар, М. Сөләйманов, И. Жуковка тиңнәр булмады.
Үткән елда энциклопедия, фәнни һәм танып-белүгә корылган китап укучылар арасында алдынгыларны "Ел эрудиты" номинациясендә бүләкләделәр. Әле-ге төркемдә бүләкләнүчеләр рәтендә Э. Миңнеханов, В. Жуков, Я. Антонов, К. Хәнипов, А. Садриева, Е. Севастьянов, Н. Севрюковлар балкыды.
Әле менә-менә генә китапханәнең дусларына әйләнеп килүче актив нәниләрне "Иң кечкенә укучы" номинациясендә тәбрикләделәр. Алар арасында
К. Корытина, Б. Уваров, Я. Усанов бар иде. Киләчәктә алар китапханәнең даими укучылары сафына кереп, уку лидеры яки эрудитларга әйләнерләр дигән теләктә калабыз.
Алга таба килгән кунаклар әдәбият лотосында катнаштылар, "бакыр тавы" хуҗасында кунакта булып, үзләренең эрудицияләрен сынап карадылар,
"У лукоморья дуб зеленый..." интерактив уенында һәм әдәбият батлында катнашу мөмкинлегенә ия булдылар. Шулай ук һәрбер кеше - баламы ул, урта яки өлкән буын вәкилеме - мәдәният елы эмблемасын булдыруда катнашты, күңелле остаханәдә үзенең иҗади талантларын эшкә җикте. Шул ук вакытта "Уңышлы кадр" фотосалоны хезмәт күрсәтте, танылган фокусчы Алексей үз белемен эшкә җигеп, нәни тамашачыларны гаҗәпләндерде.
Балалар өчен бик тә кирәкле һәм искиткеч кызыклы, онытылмаслык атна шуның белән башланып та китте. Аның программасы бик бай булды - һәр көн мавыктыргыч вакыйгалар белән тулы иде: шәһәр һәм районның барлык китапханәләрендә төрле бәйгеләр, уеннар, викториналар оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса