Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Болгар – Туган тел

23 - 29 июнь көннәрендә Бөгелмә муниципаль районы мәктәпләрендә укучы бер төркем бала: шәһәребезнең 2 нче лицееннан - 6, Акбаштан - 3, Кодаштан 1 укучы Болгар шәһәрендә "Болгар - Туган тел" дип исемләнгән махсус сменада ял итеп кайтты. Балаларның бу ялы ачык лагерь тибында булып, алар палаткаларда яшәделәр.

Фәүзия МӘХМҮТОВА,
Бөгелмә мәгариф идарәсе начальнигының
милли мәсьәләләр буенча урынбасары.
Профильле лагерьны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары, ТР Фәннәр Академиясе, Казан (Идел буе) федераль университеты, Спас муниципаль районы һәм "Сәләт" фонды оештырды.
Әлеге кызыклы форумда республикабызның төрле олимпиадаларда, фәнни конфе-ренциядә җиңүчеләре, интеллектуаль һәм иҗтимагый бәйге-проектлары, фестивальләр лауреатлары һәм сәләтле башка күп кенә 7 - 11 нче сыйныф укучылары катнаша алды.
Профильле сменаның төп максаты туган телгә хөрмәт тәрбияләү, татар телен саклау мәсьәләсенә игътибарны юнәлтү, аны чишү юлларын эзләү иде. Шуңа да программа татар мәдәниятен, телен үзләштерүгә, татар телен тормыш-көнкүрешнең төрле өлкәләрендә уңышлы файдаланырга өйрәтүгә корылган булып, балалар атна дәвамында уку-укыту, мәдәни һәм иҗади юнәлешле бик күп чаралар казанында кайнадылар. Биредә "Татар теле лабораториясе" эшләде. Уку-укыту программасы лингвистика (турыдан-туры тел мәсьәләләре), мас-сакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният-иҗат тармакларын үз эченә алды. Укучылар мастер-классларда, тренингларда катнаштылар, күренекле шәхесләр белән очраштылар. Лагерь эшчәнлегендә, әлбәттә, күңел ачу чаралары, спорт уен-бәйгеләре дә алып барылды. Шулай ук "Нәрсә? Кайда? Кайчан?", "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" уеннары, психологик тренинглар, шахмат, шашка, армспорт, өстәл теннисы турнирлары узды.
Шундый ук нигездә Казанда оештырылган "Дуслык" лагеренда да безнең районнан якшәмбе мәктәпләрендә укучы 10 бала - 1 - 18 июньдә, 4 бала
21 июньнән 8 июльгә кадәр мордва телен саклау-үстерү сменаларында ял иттеләр.
Мондый лагерьларда булу укучылар өчен, танып-белү, интеллектны үстерү җәһәтеннән нәтиҗәле эшчәнлек алып бару белән беррәттән, тәэсирләре гомер буе җитәрлек файдалы ял булуы белән дә үзенчәлекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса