Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Бөгелмәнең күркәм кешеләре

Картаямыни соң йөрәк... Шушы көннәрдә кабинетка, яз кояшы кебек елмаеп, редакциябезнең күптәнге дусты Зәйнәп апа Закирова килеп керде. Йомышы зурдан икән. "Ахирәтем Зәйтүнә Сәйфиевага 90 яшь тула, аны туган көне белән газета аша котларга иде", - ди. Сөйләшеп киттек... Баксаң, Зәйтүнә Сәйфиева Зәйнәп апаның элеккеге күршесе икән. Бер ишегалдында яшәгәннәр,...

Картаямыни соң йөрәк...

Шушы көннәрдә кабинетка, яз кояшы кебек елмаеп, редакциябезнең күптәнге дусты Зәйнәп апа Закирова килеп керде. Йомышы зурдан икән. "Ахирәтем Зәйтүнә Сәйфиевага 90 яшь тула, аны туган көне белән газета аша котларга иде", - ди. Сөйләшеп киттек...

Баксаң, Зәйтүнә Сәйфиева Зәйнәп апаның элеккеге күршесе икән. Бер ишегалдында яшәгәннәр, бер-берсенә ярты гасыр терәк булып торганнар.Татарда: "Күрше хакы - тәңре хакы", -- диләр. Һәм бу дөрес тә. Күршеңнән уңсаң, тормыш итүе күпкә җиңел. Зәйнәп апа ахирәте турында мактап сөйләп киткәч, мин дә: "Бер тапкыр күрүең -- йөз тапкыр ишетүдән яхшырак", -- дип, юбиляр янына юл алдым.

Зәйтүнә апага һич кенә дә 90 яшьне бирмисең. Ишектән килеп керүгә, баштан шундый уй узды. Әбекәй ут яндырып йөри, шаярта, күркәм йөзеннән елмаю китми. Күренеп тора -- яхшы, ачык күңелле кеше!

Зәйтүнә апаның тормыш йомгагы сикәлтәле юллар аша узып сүтелгән. Ул Башкортстан Республикасының Бәләбәй районы Баймурза авылында туып-үскән. Алма кебек тулып пешкән кызның яшьлеге дәхшәтле сугыш елларына туры килә. "Урманга утын кисәргә җыенсалар, барысы да: "Зәйтүнәдән башка бармыйбыз", - дип тора иделәр. Барысын да күрдек инде. Өчәр көн ач торган вакытлар да булды. 1945-1947 елларда Свердловск өлкәсендә торф чыгардым", -- ди авыр сулап Зәйтүнә апа. Аннары язмыш җилләре аны Баулыга, соңрак Бөгелмәгә алып килгән.

Тормыш юлларын искә алгач, әкрен генә ак яулыклы әбекәйдән озак яшәү серләрен белергә тырышам. Барысы да бик гади икән. "Гомерем буе тик кенә утыра алмадым. Мин орчык кебек бөтерелеп йөрергә өйрәнгән кеше. "Хәрәкәттә - бәрәкәт", - диләр бит. Бу, чыннан да, шулай. 1981 елда ирем Рифкать Сәйфиев тормыш белән хушлашты. Шуннан бирле мин берүзем. Бер башка ике язмыш юк бу дөньяда, балам. Биш бала белән калдым мин. Шул рәвешле, аларны берүземә аякка бастырырга туры килде. Ул вакытта "СУ-2" районындагы универмагта эшли идем. Акча җитмәгәч вахтер булып "5 нче трест" санаторий-профилакториенә эшкә кердем. Мин кул эшен яратам, бигрәк тә бәйләргә. Балаларны ашатырга аш булсын дип, шәл бәйли идем. 30ар шәл бәйләп саткан чаклар булды. Бервакыт директор килеп керде дә: "Мин сиңа выговор язачакмын, бәйләвеңне ташла", -- дип кычкырды. "Юк, ташламыйм, бәйләячәкмен, эштән алсагыз алырсыз. Балаларым бар минем", -- дип җавап бирдем үзенә", - ди Зәйтүнә апа, истәлекләргә кереп чумып.

Ул бүген дә "Карчык булганчы, балчык бул" дигән девиз белән көн күрә. Күңеле - яшь, үзенә -- баш. Берүзе яши, бәйләвен дә ташламаган. Пенсиягә озак еллар буе "ПромОРС"та, сату нокталырында эшләп чыккан, бихисап Мактау грамоталары, 7 медале бар. "Бергә эшләгән хезмәттәшләрем бүген дә минем хәлне белеп торалар. Санаторий хезмәткәрләре дә, "ПромОРС"ныкылар да шылтыратып, хәл-әхвәл сорашалар", -- ди ул куанып.

Бу -- аның уңганлыгын, тырышлыгын, алдына куйган бурычларын үти белә торган кеше икәнен исбатлаучы мисаллар. 90 яшен тутыручы әбинең өендә яшь киленнәр дә көнләшерлек чисталык, бер тузан әсәре юк. Бәйләп куйган эскизларыннан җәймәләр тегәргә әзерләнгән. Бер сүз белән әйткәндә, әбекәйнең кулында эш кайный. Үзе дә: "Кулыма чалгы бирсәләр, мин бүген дә печән чаба алам әле", -- дип шаярта ул.

Хезмәт ветеранының 37 оныгы һәм оныкчыклары бар. "Туган-тумачаларым вафат инде. Шуңа күрә аларның балаларының балалары да мине "әби" дип йөртә. Юбилейга барысы да кунаккка килергә ышандырдылар. Фатирыма сыеп бетә алсак ярый инде", -- ди Зәйтүнә Сәйфиева.

Аның кебек әбиләрне кочакка алып сөясе килә. Чатнап торган Зәйтүнә апа, чыннан да, хөрмәткә һәм мактауга лаек. "Иң бәхетле вакытларыгыз кайчан булды?" -- дип сорагач, Зәйтүнә әби: "Менә - бүген. Тамагым тук, өстем бөтен. Балаларым шатландырып тора", -- дип җавап бирде. Аның башланган көне дә дөньяны ямьләүгә корылган. Фатирым матур булсын дип, евроремонт ясатып куйган. Подъездда да ишек төбен үзе юа икән! "Подъездыбызны җыештыручылар юк. Акчасын гына ала беләләр 3 нче торак-коммуналь хуҗалыгында. Ишек төбемне үзем себереп, җыештырып торырга мәҗбүрмен. Зарымны "Роспотребнадзор" җәмгыятенә яздым. Тик җавап язганда "Торак инспекциясе" ялгышкан. Фатир санын йорт санына әйләндергәннәр. Хәзер яңабаштан язам инде зар хатын", -- ди чисталык өчен көрәшүче әби.

Ак әбине -- Зәйтүнә апа Сәйфиеваны, Зәйнәп апаның үз ахирәтенә булган изге теләкләренә кушылып, без дә, "Бөгелмә авазы" коллективы, газета укучыларыбыз исеменнән чын күңелдән тәбриклибез. Йөз яшьлек юбилеегызны да шулай гөрләтеп уздырырга язсын! Исән-имин яшәгез! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр, шатлыклар телибез.

Кояшныкы кебек булсын гомерегез,
Күзләрдә дә нурлар сүнмәсен.
Бүгенгедәй итеп елмайган йөзегез
Кайгы чаткылары күрмәсен.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса