Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Башка милләт булып язылган кеше Аллаһы Тәгалә фәрманына хыянәт итә, ди Руслан Айсин

Җанисәптә эш һәр кешенең намусыннан һәм акылыннан тора, ди сәясәт белгече.

«Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында чыгучы «Таяну ноктасы» тапшыруында 2020 елда узачак халык исәбен алу турында сөйләштеләр. Сәясәт белгече Руслан Айсин башка милләт кешесе булып язылуны Аллаһы Тәгалә биргән фәрманга хыянәт итү дип атады.

«Монда эш һәр кешенең намусыннан һәм акылыннан тора. Әгәр дә син башка милләт кешесе булып языласың икән, димәк син үзеңә хыянәт итәсең, бабаларыңа хыянәт итәсең һәм Аллаһы Тәгалә биргән фәрманга да хыянәт итәсең», — диде ул.

Руслан Айсин Аллаһы Тәгалә биргән милләт принципларын югалтуны рухи байлык коелып төшү белән тиңли.

«Аллаһы Тәгалә Коръәни-кәримдә әйтә: без сезне халыклар итеп бар иттек һәм җирдә тараттык, ди. Бу ясалма конструкция түгел. Безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан милләт, тел принциплары бирелде. Әгәр дә аларны югалтсак, безнең бөтен рухи байлыгыбыз коелып төшәчәк», — дип белдерде ул.

«Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X