Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Барыбыз да тырыштык

Кышкы ял көннәрендә юл-транспорт һәлакәтләреннән зыян күргән балалар саны арта. Урамда уйнап үткәргән вакытның күбрәк булуы моңа беренче сәбәп булса, икенчедән, кышкы көннең кыскалыгы һәм кар яву, бозлавык кебек күренешләр машина йөртүчеләргә өстәмә кыенлыклар тудыра. Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы, полиция өлкән лейтенанты. Шуңа күрә, декабрь ахырыннан башлап,...

Кышкы ял көннәрендә юл-транспорт һәлакәтләреннән зыян күргән балалар саны арта. Урамда уйнап үткәргән вакытның күбрәк булуы моңа беренче сәбәп булса, икенчедән, кышкы көннең кыскалыгы һәм кар яву, бозлавык кебек күренешләр машина йөртүчеләргә өстәмә кыенлыклар тудыра.


Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,
юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы,
полиция өлкән лейтенанты.


Шуңа күрә, декабрь ахырыннан башлап, Дәүләт автоинспекциясе балаларның иминлеген саклау һәм аларның зыян күрүен кисәтү чараларын үткәрә башлый, бу эшкә тәрбиячеләрне, мәктәп укытучыларын һәм киң җәмәгатьчелекне җәлеп итә: ата-аналар белән очрашулар, сыйныф сәгатьләре оештыра, балаларның өс киеменә яктылык кайтаручы тасмалар тегүне таләп итә.
Л. Сөләйманова җитәклә-гән иҗтимагый оешма, мәсә-лән, "Җәяүлене сакла!" исемле уеннар үткәрде, юл йөрү кагыйдәләрен балаларга Кыш бабай белән Кар кызының үзеннән сөйләтте. Ахырда аларга яктылык кайтаручы фликерлар, рәсемле китап-лар бүләк ителде. Ата-аналар белән машина салоннарында балалар өчен махсус утыргычлар булдыруның әһәмияте турында әңгәмә үткәрелде.
Башкарылган эшнең нәти җәсе күркәм: быелгы кышкы
каникулда балалар зыян күр-гән бер генә юл-транспорт һәла-
кәте дә теркәлмәде. Аның каравы, үткән 2012 елда алар-ның гомуми саны 22гә җиткән, барлыгы 23 бала зыян күргән һәм шуларның берсе үлгән иде. Зыян күрүчеләрнең төп өлешен, ни кызганыч, кече яшьтәге мәктәп балалары тәшкил иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса