Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Балачакта кунакта

Без физкультура укытучыбыз - Альбина Венер кызы Шəфиеваны бик яратабыз. Ул дəреслəрен бик оста оештыра. Бүген дə физкультура дəресе бик кызыклы, мавыктыргыч үтте. Анда ике командага бүленеп, эстафета ярышында катнаштык. Безнең команда җиңелде җиңелүен, алай да кəеф шəп, ə исемə кызыклы бер вакыйга килеп төште. Əйе, уйнарга дисəң, миңа куш...

Без физкультура укытучыбыз - Альбина Венер кызы Шəфиеваны бик яратабыз. Ул дəреслəрен бик оста оештыра. Бүген дə физкультура дəресе бик кызыклы, мавыктыргыч үтте. Анда ике командага бүленеп, эстафета ярышында катнаштык. Безнең команда җиңелде җиңелүен, алай да кəеф шəп, ə исемə кызыклы бер вакыйга килеп төште. Əйе, уйнарга дисəң, миңа куш инде! Бервакыт шулай җəйге кичтə апаем белəн "шпион"лы уйнап йөрибез. Кулда - уенчык рация. Бакчаның икебез ике башында, берберебез белəн "рация"дəн сөйлəшəбез. Кичке эңгер меңгер вакыты. Кояш кызыллы-сарылы нурларын җиргə салып, офыкка кереп сүнмəкче. Əтинең "Ашарга керегез!" дигəн тавышы ишетелүгə, икебез дə куаклар артына качабыз. Без тынып калгач, əти безне эзли башлый. Янəсе, күрми. Бабай да "эзлəшə". Иң кызыклысы шул - бөтен гаилə уенда катнашып китə.

Соңыннан бабай - апаемны, əти мине кулга ала. Безне - "дошманнар"ны аш өстəле янына əсир итеп алып килəлəр. Шул көннəрдə уйнаган бу уенны бик сагынам. Гаилə белəн тəмле ризыклар ашап, безне яратып сыйлаган əни белəн əбинең көлешə-көлешə сораштырулары да үңелдə бик якын истəлек булып калган. Бабай булсаң да, əти-əни булсаң да, балачакта кунакта булып була икəн ул.

Алсу ҖƏЛƏЕВА,
Карабаш 2 нче урта мəктəбенең
7 "А" сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: балачак