Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фото

Яңа ел чыршысын ачу тантанасында бөгелмәлеләр "Алисә могҗизалар илендә" дигән иллюзияләр дөньясына чумдылар

01 января 2021, 17:53

1847

0

0

Арт-объектлар, фотозоннар, матур фигуралар – болар барысы да Бөгелмә халкын һәм кунакларын Яңа ел бәйрәмнәрендә сөендерәчәк.

Шәһәрнең төп мәйданы быел Льюис Кэрроллның «Алисә могҗизалар илендә» дигән әсәренең стилистикасында рәсмиләштерелгән. Яңа 2021 ел алдыннан тантаналы ачылышта бөгелмәлеләр әлеге хыяллар дөньясын тулысынча тоя алдылар.

Һәр керү төркеменең үз уникаль бизәлеше бар. «Алисә могҗизалар илендә» әкият дөньясына керү юлында бәйрәм кунакларын Алисә, Шляпник, Март куяны, ходулистлар һәм буйлы персонажлар каршы алды. Һәркайда - кар сыннары – Чешир мәчесе, куян, шахмат фигуралары, касәләр һәм таулар. Бәйрәм чыршысы янында – лабиринт – Бөгелмәнең 240 еллыгы хөрмәтенә.

Бу елның үзенчәлеге - төп символ - 4 метр биеклектәге кар үгезе. Аны төзүгә 35 КамАЗ кар киткән. 20 метр биеклектәге якты иллюстрацияле яңа бәйрәм чыршысын махсус заказ буенча ясаганнар. Аның янында чын бәйрәм - театральләштерелгән тамаша, ул бәйгеләр һәм бөгелмәлеләр өчен уеннар белән башланып китте. Тамашаның алып баручысы - ТНТ дагы "Улица" сериалы актеры Руслан Сабиров. Чара Яңа ел фейерверкы белән тәмамланды.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса