Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
фото

Ватан Геройлары көнендә бөгелмәлеләр Мәңгелек дан мемориалына чәчәкләр салдылар

10 декабря 2020, 14:37

1019

0

0

9 декабрь, Ватан Геройлары көнендә, мэрия һәм җәмәгатьчелек вәкилләре, хәзерге вакытта исәннәргә хөрмәт күрсәтү һәм һәлак булган ватандашларны искә алу өчен, Мәңгелек дан мемориалына чәчәкләр салдылар һәм Ватан Геройларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

"Бүген бөтен ил буенча Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Илебезнең батырлыкларын һәм героик тарихын истә тотып, тыныч күк өчен көрәшкән кешеләр истәлегенә чәчәкләр салу мөһим дип саныйм", - дип сөйләде Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров.

9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата 2007 елның 28 февралендә кабул ителгән «Хәрби дан көннәре һәм Россиянең истәлекле даталары турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон белән расланды.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса