Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фото

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Бөгелмә муниципаль районында эш визиты белән булды

26 августа 2020, 10:57

762

0

0

Ул, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров белән берлектә, юл комплексы объектларын: капиталь ремонтка мохтаҗ Соколка урамындагы күперен, Буровая урамындагы тимер юл кичүен карадылар.

Министр “Безнең ишегалды” Президент программасы объектлары белән дә танышты, транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләренең хезмәт коллективлары белән очрашуда катнашты.

Республикада 2,5 мең километрдан артык автомобиль юллары норматив хәлгә китерелде һәм төзелде, 6 меңнән артык километры ремонтланды, 300дән артык күпер төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Бөгелмәдә шактый эш башкарыла, шулай да эшлисе эшләр күп әле. Икътисадның уңай үсеше нәтиҗәсендә планлаштырылган барлык проектлар да гамәлгә ашырылачак, – дип билгеләп үтте Ленар Сафин.

 Искә төшерик: 2020 елда Бөгелмә муниципаль районында дүрт программа эшләнгән һәм расланган: торак пунктларның асфальт өслекле гамәлдәге юл-урам челтәрен ремонтлау; вак таш-ком катнашмасын түшәп, юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү; җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре – чокырлар ремонтлау һәм тротуарлар. Бүгенге көндә бу эшләр барысы да тәмамлану алдында.

2014 елдан башлап, Бөгелмәдә һәм районда бер миллион квадрат метрдан артык юл төзекләндерелгән. Бу чорда юл эшләренә бүлеп бирелгән акчаның гомуми күләме – миллиард сумнан артык.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса