Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фото

Көзге чакырылышның беренче егетләре армия сафларына китте

16 октября 2020, 10:41

762

0

0

Егетләрне озатуга бәйле барлык чаралар да коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча таләпләр нигезендә үткәрелде.

Россиядә көзге кампания старт алды, аның барышында 18 яшьтән алып 27 яшькәчә булган 128 000 россияле хәрби хезмәткә китәчәк. Татарстан Республикасы 3 100 яшь егет җибәрергә планлаштыра, 100гә якыны – бөгелмәлеләр.

Җирле комиссариатның иҗтимагый оешмалар, эчке эшләр органнары, мәгариф, мәшгульлек хезмәте, сәламәтлек саклау һәм башка вәкилләрдән торган чакыру комиссиясе үз эшен активлаштырды.

Егетләрне чакыруга һәм озатуга бәйле барлык чаралар да коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча таләпләр нигезендә үткәрелә. Кичә призывниклар COVID-19”га тест тапшырдылар. Кабат Казанда җыелу пунктында, аннары хәрби частькә барып җиткәч, кабат тест үткәреләчәк.  Шулай ук яшьләрне ике атналык карантин көтә.

Хәрби комиссариатка кергәндә медицина посты эшли, анда барлык килүчеләрнең дә температурасы үлчәнә һәм алар антисептик белән кулларын эшкәртәләр. Һәркемгә битлек бирелә. Битлекләрне ике сәгать саен алыштырачаклар.

"Бөгелмәлеләр коры җир гаскәрләренә, һава-космик көчләргә, РФ Милли гвардиясе федераль хезмәтенең хәрби частьләренә юл тотачак дип көтелә. Гаскәрләрнең нинди булуына карамастан, чакырылыш буенча егетләр нәкъ 12 ай хезмәт итәчәк", - дип шәрехләде Бөгелмә районы хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов.

Республика җыелма пунктында яңадан медицина тикшерүе узасы бар. Аннан соң хәрби хезмәткә алынучыларга хәрби форма биреләчәк. Частька китү көне егетләрнең хезмәт итә башлау көне булачак.

Көзге чакырылышта шефлыкка алынган Леснойдагы частька бары тик контракт буенча гына китәчәкләр. Кизнер бистәсендәге частька ноябрь һәм декабрь айларында 20 бөгелмәле хезмәт итәчәк. Шулай ук хәзерге вакытта Новороссийск шәһәрендәге зенит-ракета пункты белән шефлык элемтәләрен төзү мәсьәләсе карала. Тиздән Бөгелмәдән хәрби хезмәткә чакырылучыларның Кара диңгездә хезмәт итү мөмкинлеге барлыкка килүе ихтимал.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса