Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фото

Хезмәт кешесенә хөрмәт: Бөгелмә районында урак алдынгыларын бүләкләделәр-2020

04 сентября 2020, 08:02

760

0

0

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урып-җыю алдынгылары булган комбайнчыларга бүләкләр тапшырды.

Эш сәфәре барышында Линар Закиров М. Җәлил исемендәге хуҗалыкта булды, урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты һәм алдынгыларны бүләкләде.

"Быел чәчү эшләре катлаулы шартларда башланды  – коронавирус инфекциясе таралуның иң кызган чагы иде. Шуңа да карамастан, бүген без яхшы уңыш алабыз. Барлык чәчү мәйданнарының 85 проценты җыеп алынган инде. Аграрийлар уңышның иң югары дәрәҗәсен гектардан 36 центнер күләмендә фаразлый" дип билгеләп үтте Линар Закиров.

Айдар Идиятуллин - "М. Җәлил исемендәге» хуҗалыкның яшь механизаторы. Аграр көллиятнең 16 яшьлек студенты быел беренче җәен кырда үткәргән. Бүген ул урып-җыю кампаниясенең иң яхшы хезмәткәрләре арасында бүләк алды. Аның сүзләренә караганда, урып-җыю вакытында аграрийларның ялы була алмый – барысы да иртә таңнан башлап, караңгы төшкәнче – беренче чыкка кадәр эшли. Аның эшендә, әйтүенчә, иң мөһиме – техниканың төзек булуы.

– Техника артыннан күзәтеп торырга кирәк – һәр иртәдә карап, техник тикшерү үткәрү сорала. Техника үзен караганны ярата, – ди яшь тракторчы.

Бу көнне район башлыгы исеменнән 8 комбайнчы бүләкләнде. Шулай ук сәфәр барышында Линар Закиров агросәнәгать комплексы ветераннарына ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган Мактау билгеләре дә тапшырды.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса