Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фото

Фәрит Мөхәммәтшин: «Президент программалары муниципаль районнар халкы тарафыннан актив гамәлгә ашырыла һәм хуплана»

25 августа 2020, 15:44

572

0

0

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Бөгелмә муниципаль районында булды. Реконструкциядән соң социаль объектларны карады һәм ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы тантанасын сәламләде.

ТР Дәүләт Советы Рәисенең  Бөгелмә районында эш сәфәре программасы А.Губин исемендәге балалар сәламәтләндерү лагеренда башланды, анда республика программасы кысаларында капиталь ремонт эшләре тәмамланып бара.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров хәбәр иткәнчә, лагерь 2017 елдан бирле иске биналарның заманча нормаларга һәм таләпләргә туры килмәве сәбәпле эшләмәгән. Анда инфраструктура искергән, территория ташландык хәлдә булган һәм төзекләндерелмәгән. 2019 елда лагерьда капиталь ремонт башланган, биналар һәм түбәләр фасады, су белән тәэмин итү, канализация һәм җылылык системасы реконструкцияләнгән. Йокы корпуслары тулысынча үзгәртелгән – казарма тибындагы бүлмәләрдән заманча уңайлы кунакханә номерларына әверелдерелгән. Өч катлы корпусларның беренче катлары начар хәрәкәтләнә торган балаларга ел әйләнәсе ял итү өчен җайлаштырылган. Өстәмә рәвештә 100 урынга исәпләнгән клуб, медпункт һәм КПП төзелгән. Хәзерге вакытта яшьләр сәламәтләндерү үзәгенең гамәлдәге инфраструктурасы һәм территория төзекләндерелә.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагын тапшыру тантанасы шәһәрнең хәрби комиссариаты ишегалдында узды. Тантанада чыгыш ясап, Фәрит Мөхәммәтшин яшь буында туган республикабыз, шәһәр һәм район өчен горурлык хисләре тәрбияләү өчен юбилей даталарының мөһимлеген билгеләп үтте.  "Үсеш юлындагы барлык кыенлыкларга да карамастан, Татарстан йөз ел эчендә Россия төбәкләре арасында ышанычлы лидерлар рәтенә басты, бөгелмәлеләрнең республика казанышларының уртак өлешенә керткән өлеше шактый зур, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Бөгелмә данлыклы хезмәт, мәдәни һәм фәнни традицияләр шәһәре булды һәм булып кала бирә. Бөгелмәлеләрнең тормышның һәм икътисадның барлык өлкәләрендә яңа үсеш темплары алуына без бик шат. Барлык илле президент программасында катнашу нәтиҗәсендә район күз алдында яхшы якка үзгәрә».

Җирле военкоматның сугышчан дан музеенда Фәрит Мөхәммәтшин аның оештыручыларның һәм хезмәткәрләрнең игътибарын әлеге уникаль объектны илнең, республиканың һәм шәһәрнең героик тарихы өчен яшь буында горурлык хисе тәрбияләүдә файдалануның мөһимлегенә юнәлтте.

Флаг эстафетасы бу елның гыйнварында старт алды, һәм бу вакыт эчендә байрак Россиянең барлык сигез федераль округында булды, анда Россия субъектларының дәүләт символикасы төшерелгән нашивкалар белән тулыланды. 25 июньдә байрак Татарстанга кайтты һәм хәзер тантаналы рәвештә республика районнары буйлап уза, үз полотносында нашивкалар тулыландыра. Республика шәһәрләре һәм районнары буенча флаг эстафетасы 30 августка кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса