Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фото

Бөгелмәлеләр ВИЧ-инфекциягә тестны түләүсез тапшыралар

04 февраля 2021, 15:38

922

0

1

Экспресс-диагностика һәрвакыт төрле урында үткәрелә

Өченче ай инде Бөгелмәгә тест-мобиль килә, анда җирле халык ВИЧ-инфекциягә түләүсез тест тапшыра ала. Бу вакыт эчендә әлеге процедураны 150гә якын бөгелмәле үтте.

Автоном хәйриячелек белән шөгыльләнүче коммерцияле булмаган «Яңа гасыр» оешмасы 2020 елда Президент грантлары фонды конкурсында җиңүче булды. Ул өч күчмә тест-мобиль базасында эшли.

Экспресс-диагностика һәрвакыт төрле урында үткәрелә. Бу шәһәр поликлиникасына керү территориясе, Бөгелмә үзәк хастаханәсе янындагы мәйданчык яки кеше күп йөри торган теләсә кайсы җәмәгать урыны булырга мөмкин.

Мәсәлән, бүген алар Гафиятуллин урамындагы җирле кинотеатр янында урнашкан.

Тест-мобильнең кайсы шәһәрдә һәм кайсы адрес буенча урнашачагын оештыручылар Instagram социаль челтәрендә хәбәр итәләр.

Тест-мобиль командасы медицина хезмәткәреннән, социаль хезмәт вәкиленнән, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесеннән һәм волонтерлардан тора.

Бөтен процедура ун минуттан да артмый. Волонтерлар анкета тутыралар, кеше тест-мобильгә уза һәм кан бирә. Бераз көткәннән соң, пациент нәтиҗәне белә һәм мәгълүмати буклет ала.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса