Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фото

Бөгелмәгә эш визиты белән ТР Спорт министры Владимир Леонов килде

19 августа 2020, 08:39

713

0

0

Бөгелмә муниципаль районына эш визиты белән ТР спорт министры Владимир Леонов килде. Шәһәр мэры Линар Закиров белән шәһәрнең спорт объектларында эшләрнең барышы белән танышты, физик культура һәм спорт хезмәткәрләре белән очрашты.

Беренче нокта – Е.Ә. Тимерҗанов исемендәге «Юность» спорт мәктәбе кикбоксинг бүлеге Атлант залы булды. Бүген бу бинада капиталь ремонт төгәлләнеп килә. Кикбоксинг бүлегендә 93 спортчы шөгыльләнә. Гомумән эш дәверендә биредә спорт мастерына 49 кандидат, беренче разрядлы 8 спортчы әзерләнгән.

“Факел” спорт комплексында министрга универсаль спорт залы күрсәтелде, анда хәзерге вакытта анда идән өслеген алыштыру эшләре алып барыла. Республикада уникаль булган “Көрәш сарае” күрсәтелде. Ул сәламәтлеге ягыннан физик мөмкинлекләре чикле булган спортчылар өчен республика программасы буенча төзелгән. Биредә 5 яшьлекләрдән алып, спорт ветераннарына кадәр шөгыльләнә ала..

Яшьләр сараенда В. Леонов спорт учреждениеләренең хезмәт коллективлары, шәһәрнең һәм районның спорт җәмәгатьчелеге белән очрашты. Муниципаль район башлыгы тармакны үстерү турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Бөгелмәдә халыкның 47 проценты диярлек физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә. 367 спорт корылмасы эшли, шул исәптән 114е – авыл җирлекләрендә.

2017 елдан башлап, “Яшьлек” спорт комплексына, “Чаңгы базасы” спорт-савыктыру комплексына, Герцен урамындагы спорт залына капиталь ремонт ясалды. Энергетик шәһәр стадионында капиталь ремонт дәвам итә. Ә 2013 елдан халыкның хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикле төркемнәре өчен көрәш залы; 22 универсаль спорт мәйданчыгы; Кызыл Армия урамында мәдәният һәм ял паркында блок-модульле чаңгы базасы төзелде һәм файдалануга тапшырылды.

Бөгелмәнең үз стиле, үзгә бер рухы бар. Бу тирән спорт традицияләре булган шәһәр. Шәһәрдә соңгы елларда башкарылган эшләргә бүген күпләр көнләшерлек – спорт объектларының бик күп өлеше ремонтланган, – диде Татарстан Республикасы спорт министры.

Владимир Леонов физик культура һәм спорт хезмәткәрләренә тармакны үстерүгә керткән өлешләре, югары спорт казанышларына ирешкән спортчыларны уңышлы әзерләүләре өчен рәхмәт белдерде. Өлкә вәкилләренә “Россия Федерациясенең физик культура һәм спорт отличнигы” мактаулы билгесе, “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын билгеләре, ГТО төбәк иҗтимагый оешмасыннан “Спортивный Татарстан” видеороликлар конкурсында 1нче урын өчен Диплом һәм призлар, шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырды.

Моннан тыш, 60 еллык юбилее уңаеннан һәм республиканың физик культура һәм спорт үсешенә керткән өлешен тану хөрмәтенә, 1нче спорт мәктәбенә “ТАССРның 100 еллыгы” мәгълүмати билгесен куллануга сертификат тапшырдылар.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса