Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фото

Бөгелмәдә йогышлы авырулар бүлеген һәм сәнгать мәктәбен капиталь ремонтлау барышын тикшерделәр

22 октября 2020, 13:53

639

0

0

Бөгелмә хакимияте органнары шәһәрнең социаль-әһәмиятле объектларында булдылар һәм район башлыгы Линар Закировка шәхси кабул итү вакытында бирелгән сорауларны хәл итәргә булыштылар.

Көчле дискуссия 1нче Тыкрык урамындагы 6нчы йорт янында булды, аның подвалында соңгы берничә ел дәвамында су тора.

Ни өчен проблеманы үз вакытында хәл итмисез, ә гражданнарның башлык янына баруын көтәсез? Сез торак фонды белән идарә итү буенча йөкләмәләрне үз өстегезгә алдыгыз, коммуналь хезмәтләр өчен кешеләрдән акча аласыз, шуңа күрә үз эшегезне яхшылап башкарыгыз. Подвалда дренаж системасын урнаштырырга да була. Чаралар кабул итү өчен соңгы срок – 15 ноябрь. Аннары торак инспекциясе белән киләм, тикшерәм, диде район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Гершиков «ЖЭУ-6» идарәче компаниясе директоры Гөлсәнә Зәйнетдиновага.

График буенча Бөгелмә район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенең стационар бинасын реконструкцияләү бара. Герцен урамы ягыннан фасад тәмамланган диярлек, пластик тәрәзәләр куелган һәм түбә ремонтланган.  Беренче катның әзерлеге финиш сызыгына бара. Балалар сәнгать мәктәбе күзгә күренеп үзгәрде.

Вячеслав Дементьев

Автор фотолары

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса