Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фото

Бөгелмәдә яшәүче балалар татар йортында самавыр белән итекләрнең ни өчен дус булуын белделәр

16 февраля 2021, 09:01

1319

0

0

Катнашучылар интерактив йортта татар көнкүреше белән якыннан таныша алдылар һәм ул эшләрне үзләре дә эшләп карадылар.

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Әлеге проект кысаларында, Техника йортында Татар мәдәнияте атналыгы уза.

Татар йортын ни өчен икегә бүлгәннәр, көзгене ир-атлар өлешенә элгәннәр, ә итекләрне самавырга якынрак тотканнар? Бу һәм башка сорауларга балалар татар йорты буенча интерактив экскурсия барышында җавап алдылар.

Әле кичә генә –Техника йортында гадәти кабинет, бүген – 19нчы гасырның татар йорты. Ул, тиеш булганча, ир-атлар һәм хатын-кызлар ягына бүленгән, һәркайсы “борынгы” предметлар белән җиһазландырылган, алар әлеге импровизацияләнгән йорт бусагасын атлап кергән һәркемне үткәннәргә кайтара. Корым белән капланган чуен, ялтыравыклы самавыр, агач бишек – узган көннәрнең тере шаһитлары.

Катнашучылар интерактив йортта татар көнкүреше белән якыннан таныша алдылар һәм ул эшләрне үзләре дә эшләп карадылар. Мәсәлән, он иләү, бишек тирбәтү һәм халык биюен башкару.

Татар халкының көнкүреше, тере музыка, милли уеннар. Үткәнгә сәяхәт бик кызыклы һәм мавыктыргыч кына түгел, тәмле дә булды. Һәркем оештыручылардан татлы бүләк алды.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса