Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фото

Бөгелмәдә “Татнефть” ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары булып китте

01 сентября 2020, 14:50

614

0

0

Рөстәм Мөхәммәдиев Бөгелмә механика заводының хезмәт коллективы белән очрашты, шулай ук “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясендә катнашты.

Ел саен үткәрелә торган проект аз керемле һәм күп балалы, шулай ук инвалид балалары булган гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелә.  Бөгелмә районында акция депутатлар, предприятие һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, шулай ук мәгариф, социаль яклау, сәламәтлек саклау һәм җирле халык учреждениеләре хезмәткәрләре катнашында уза.

Район башлыгы Линар Закиров һәм “Татнефть” ГАҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев Яшьләр сараенда булдылар, анда биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр җыелды.

Татнефть компаниясе республикада социаль мәсьәләләрне хәл итүгә шактый акча кертә. Шул исәптән балалар бакчалары һәм мәктәпләрне төзү һәм ремонтлау өчен күп нәрсә эшләнә, дип билгеләп үтте Рөстәм Нәбиулла улы.

Мэр һәм кунак мәктәп укучыларына портфельләр тапшырдылар, укуларында уңышлар һәм югары билгеләр теләделәр. Җирле иҗат коллективлары һәм солистлар барлык катнашучылар өчен концерт программасы әзерләгән иде.

– Быел 1 319 укучы беренче сыйныфка барачак. Барлыгы мәктәп бусагасын 12 меңгә якын бала атлап керәчәк, дип сөйләде Линар Закиров.

Анастасия БАЛАНДИНА

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса