Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
фото

Бөгелмәдә Россиядә иреклеләр көнен бәйрәм итүгә һәм "Ел иреклесе - 2020 " муниципаль конкурсына йомгак ясауга багышланган волонтерларны бүләкләү тантанасы узды.

07 декабря 2020, 09:11

990

0

0

Яшьләр сарае залында бүгенге көндә кешеләргә – бу катлаулы көннәрдән читтә калмаганнарга, рухи юмартлык күрсәтүчеләргә, чын гражданлык каһарманлыгына ия кешеләргә чиксез рәхмәт сүзләре яңгырады.

Линар Закиров катнашучыларны ирекле ярдәмчеләр көне белән котлады һәм аларга активлыклары һәм битараф булмаулары өчен рәхмәт белдерде. «Сез барыгыз да коронавирус белән көрәшкә бастыгыз һәм шәһәр, район халкына бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәсез. Мин чын күңелдән барлык волонтерларга, вакытларын кызганмыйча, мохтаҗларга ярдәм кулы сузучы инициативалы шәһәрлеләргә рәхмәт белдерәм. Сез читләр кайгысын үзегезнеке кебек кабул итәсез!», диде ул. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы «Без бергә» акциясенең истәлекле медальләрен һәм РФ Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса