Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фото

Бөгелмә районында комбайннар кабул итү узды

17 июля 2020, 08:58

1189

0

0

Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы техникасының әзерлек дәрәҗәсе билгеләнде.

Татарстанда агросәнәгать комплексы предприятиеләре арасында авыл хуҗалыгы формированиеләренең игеннәрне урып-җыюга һәм киләсе ел уңышы өчен туфракны  эшкәртүгә әзерлеге буенча конкурс үткәрелә.

Чараның максаты – урып-җыю машиналары паркын, башка авыл хуҗалыгы техникасын һәм ашлык җиһазларын урып-җыю кампаниясенә вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләүне, шулай ук агрегатларны җәйге һәм көзге кыр эшләренә әзерләүне тәэмин итү.

Комбайннар парадын ачу тантанасына Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, шулай ук урып-җыюда катнашучы җирле белгечләр килде.

Тикшерү барышында ашлык җыю комбайннарының, авыл хуҗалыгы техникасының, транспорт чараларының, ашлык складларының, киптергечләрнең, ашлык чистарту машиналарының әзерлек дәрәҗәсе бәяләнде. Конкурс шартлары нигезендә, ашлык җыю комбайннары сезонлы техник хезмәт күрсәтү һәм дәүләт техник карау уза, шул ук вакытта алар барысы да комбайннар парадында тәкъдим ителергә тиеш. Комиссия әгъзаларының аерым игътибары хезмәткәрләрнең хезмәтен мотивацияләүгә һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәүгә юнәлтелде.

2020 елгы урып-җыю кампаниясендә Бөгелмә районы кырларында 95 ашлык җыю комбайны эшләячәк. Игенчеләргә 37 мең гектардан артык мәйданда бөртекле культураларны җыеп аласы бар. Тәүлеклек техник потенциал 1 763 гектар тәшкил итә.

Аграрийлар яхшы нәтиҗәгә исәп тота, һава торышы гына  уңай килсен.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса