Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фото

Бөгелмә районы башлыгы мәгариф учреждениеләрендә туклану сыйфатын тикшерде

05 февраля 2021, 14:02

1147

0

0

«Яңа мәктәп» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин йөкләмәсе буенча, Татарстан Республикасында мәктәпләрдә кайнар аш белән тәэмин итүне тикшерү буенча чаралар уза. Әлеге тикшерүләрдә төрле дәрәҗәдәге депутатлар, ата-аналар комитеты һәм мәктәп активы вәкилләре бергә катнаша.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров балалар туклануын оештыру мәсьәләләре белән шәхсән танышты. Ул сайлап алып берничә учреждениене тикшерде, алар арасында 8нче, 3нче мәктәпләр, Кече Бөгелмә мәктәбе, шулай ук 28нче балалар бакчасы бар.

Линар Закиров мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм балалар белән аралашты. Балаларда туклану буенча сораулар юк икәнлеге ачыкланды, алар барысы да ашханәдә тәмле ашатулары турында әйтте. Бөгелмә мэры укучылар менюсындагы ризыклардан авыз итте. Ул гуляшлы макарон, яшелчә салаты һәм чәй татып карады.

«Бүген безнең белән депутатлар, ата-аналар комитеты вәкилләре булды. Мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын тикшердек. Белем бирү учреждениеләрендә төшке ашлар кайнар, балалар тәмләп ашыйлар. Аларның туклануы балансланган, файдалы һәм тәмле булуы мөһим. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклану сыйфатын контрольдә тоту эше дәвам итәчәк. Үз чиратыбызда, бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирәчәкбез. Мондый эшнең максаты бер – балаларыбызны тиешенчә тукландыру», – дип билгеләп үтте Линар Закиров.

Бөгелмә районының гомуми белем бирү оешмаларында барлыгы 10 922 укучы белем ала – алар барысы да кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Туклануны оештыруны «АБК-Пэймент» компаниясе башкара.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса