Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фото

Бөгелмә мэры Линар Закиров “Безнең ишегалды” программасы кысаларында башкарылган эшләрнең барышын тикшерде һәм халык белән аралашты.

15 июля 2020, 10:32

679

0

0

Барлык эшләр дә график нигезендә башкарыла.

Л. Закиров Гафиятуллин урамы, 36, 38нче, Тукай урамы, 73, 75нче һәм Гоголь урамы, 51, 53нче йортлар территорияләрендәге ишегалларына комиссия белән чыкты.

Хәзерге вакытта биредә “Безнең ишегалды” масштаблы республика программасын гамәлгә ашыру буенча эшләр бара.

Шәһәр башлыгы ышандырганча, әлеге объектта эшләр график нигезендә һәм сыйфатлы итеп башкарыла. Мәҗбүри минимум – юлларга һәм тротуарларга асфальт салу, ишегалларын яктырту, чүп савытлары һәм эскәмияләр куюдан тыш, ишегалларында халык тәкъдимнәре буенча ял итү зоналары, уен һәм спорт мәйданчыклары җиһазландырылачак.

Хәзер эшчеләр, өстәмә яктыртуны тәэмин итү өчен, агачларның ябалдашларын кисү, тәртипкә китерү белән шөгыльләнәләр. Шулай ук тротуарларны ремонтлау, яңа бордюр плитәләрен урнаштыру эшләре бара. Машиналар кую урыны киңәйтеләчәк, бусы автомобильләр өчен яңа урыннар өстәү хисабына эшләнә.

Ишегалды территориясен төзекләндерү буенча план-схеманың вариантын бу тирәдәге йортларда яшәүчеләр карап, бәяләде. Алар әлеге эшләр өчен шәһәр башлыгына рәхмәт белдерделәр һәм ишегалдын үзгәртеп коруга кагылышлы проект буенча үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы 2020 елда Бөгелмә муниципаль районында барлыгы 40 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Бүген барлык объектларда да актив эш алып барыла. Тулаем алганда, “Безнең ишегалды Президент программасы кысаларында, алдагы 5 ел дәвамында муниципаль берәмлекнең 267 ишегалды ремонтланачак.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса